Хәлимә Нәсиева: «Бәхетле картлык – тәрбияле балаларда»
Хәлимә Нәсиева «Якты юл»ның бер санын да калдырмыйча район басмасын инде ярты гасыр буе укый. Кышкы чорда балалары янында торганда да ул газетадан аерылмый. Безгә тугры булган укучыбыз белән якыннанрак танышу өчен без күптән түгел Хәлимә апаның өенә – Кенәз җирлегендә урнашкан Чыршылы авылына юл алдык.
Хәлимә Минсалих кызы тормыш сөючән, бик аралашучан, үткен телле хатынкыз булып чыкты. Аның олы яшьтә икәнлеген паспортыннан карап кына белеп була.
Хәлимә Нәсиева аек зиһене, киң күңеле, хәтеренең нык булуы, кеше сөючәнлеге белән тормышка көр карашы һәм елмаюлы мөнәсәбәте белән аерылып тора. Әйткән һәр сүзе чишмә сыман бертуктаусыз агылып, тыңлаучыга матур җыр булып ирешә. Сөйләшкән вакытта ул ара-тирә әйтемнәр, такмаклар яки үзе чыгарган шигырьләрдән юллар да кыстырып куя. Тел белгече өчен менә дигән табыш ул!
– Мин 1940 елда тусам да, үзегез күреп торасыз, алай карт күренмим. Аякларым йөрмәсә дә, күзләрем начар күрсә дә, умрау сөяге сынганнан соң дөрес ялганмаса да, калган яклап барысы да яхшы, – ди ак әби, күңелле итеп көлә-көлә.
Менә бит нинди укучыларыбыз бар икән, дип уйлап куйдым Хәлимә апа турында. Аның күңел көрлеге шул дөньядагы хәлләр белән кызыксынып торуы, заманадан артта калмавы белән бәйледер дә, шәт.
– Дөресен генә әйткәндә, яшьтәшләрем бу фани дөньядан китеп барды инде. Дусларым Тәскирә белән Рәзинә дә газета-журналлар укырга ярата торган булдылар. Элегрәк, хәтерлим, бергә җыелып, чәй эчә-эчә барлык яңалыкларны барлып, сөйләшеп утыра идек. Кызларга мин пешергән бәлеш бик ошый торган иде. «Тирә-якта иң тәмле бәлеш», – дип, бәлки арттыра торган да булганнардыр, – дип, матур күзләре белән «елмаеп» сүзен дәвам итте Хәлимә Минсалих кызы.
– Яшьлек елларымда исә мин бик чая, бер эштән дә куркмый торган кыз идем. Ун сыйныфны тәмалап чыкканнан соң, мин авыл кибетендә эшләдем. 1978 елда исә авыл клубын җитәкләп, анда 2003 елга кадәр мөдир булып хезмәт куйдым. Мәдәният хезмәткәре авылда концертлар, төрледән-төрле бәйрәм тамашалары гына оештыручы түгел ул, ә хуҗалыкта алыштыргысыз ярдәмче дә әле. Ул һәрвакыт кул астында.
Җәйләрен мин кырда эшләүче 60 кешегә төшке ашын да пешердем, су башнясында да су кудырта торган идем. Шул ук вакытта почтальон, агитатор, лектор булып эшләдем, җыелышлар үткәрә торган булдым. Күп тапкырлар Кенәз авыл җирлеге депутаты итеп тә сайланган идем. Озын сүзнең кыскасы – бер җитмәгән җирем калмады. Бар яктан да оста дип әйтсәм дә, ялган булмастыр. Шуның белән бергә мине төп хезмәт урыныныдагы эшемнән берәү дә азат итмәде, әлбәттә. Үз эшемне бик ярата идем шул. Сәхнә мине гел җәлеп итеп торды. Җыр сузып җибәрәсең дә, бар кайгылар, арулар онытылып тора. Концертларыбызның дәрәҗәсе шулкадәр югары иде, без уздырган чаралар өчен бер тапкыр Болгарга сәяхәт белән бүләкләделәр. Ул вакытларда шәһәр Куйбышев дип атала иде. Мин театраль тамашалар, скетчлар куярга да ярата идем. Минем өчен көлкесез, юморсыз, елмаюсыз узган көн – бушка узган көн ул. Әле дә такмаклар уйлап чыгарырга яратам, тыңлаучылары гына күп түгел, – дип бүлеште безнең белән Хәлимә апа, шкаф тартмасыннан кулдан язылган язмалар белән тулган дәфтәрләрен чыгарып.
Хәлимә Нәсиева күп еллар авыл Сабан туеның алып баручысы булган, халык биюләрен башкарырга яратып, тамашаларда төрле рольләрдә уйнап, образларга оста кергән. Артистлар җитмәгәндә хәтта ир-ат рольләрен дә башкарган.
Бик тере, эшчән кызга шушы ук авылда яшәүче Кәшфелгаян исемле егет күз төшерә. Грузиядә ике еллык армия хезмәтеннән соң ул туган якларына кайтып, ярты елдан соң Хәлимәгә өйләнергә була. Ут янып торган кыз күңеленә кереп калган шул аның.
– 1961 елның апрелендә туй уйнаттык. Халык шулкадәрле күп иде, без хәтта өстәлләрне урамга да чыгарып куйдык. Ә туебызның никадәрле күңелле булуын белсәгез иде сез! Ул вакытларга туй бүләге итеп тукыма, савытсаба һәм, әлбәттә, акча бүләк итәләр иде. Төрле төстәге тастымаллар һәм кулъяулыклар белән бизәлгән ат арбасында Күгәш авылына бардык, – дип, хатирәләре белән уртаклашты Хәлимә апа. – Тормыш иптәшем белән бик матур гомер иттек. Ул «Татарстан» совхозында эретеп ябыштыручы булып эшләде. Мин аңа яратып «Кәшфи» дип эндәшә идем. Ике бала таптым, Рәиф улыма 62 яшь тулды, гомер буе картон-кәгазь комбинатында хезмәт куйды. Озакламый лаеклы ялга чыга. Киленем Нәҗибә белән мине җәй айларында тәрбиялиләр, тәмле ашлар белән сыйлыйлар. Төпчек кызым Ләйсән Новотроицкое башкарма комитетында белгеч булып эшли. Кыш-көз айларын кызым Ләйсән, киявем Газинурларда яшәдем. Нишлисең инде – аяклар авырта. Тагын бер ай сеңелкәштә булдым, без гаиләдә биш бала. Мин үземне бик бәхетле хатынкыз дип әйтә алам.
Саубуллашыр алдыннан балаларының яраткан әнисе һәм алты оныкның, ике оныкчыкның сөекле әбиләре Хәлимә Нәсиева газетабызның тугрылыклы укучыларына үзенең җылы теләкләрен әйтте.
– Күңел тынычлыгы, сәламәтлек телим барчагызга. Кайчакта ишетмичә, кайвакыт эндәшмичә калыгыз – бу озын, бәхетле тормышның нигезе. Парлыларга тигезлек, ялгызларга сабырлык телим.
Халыкта: «Бәхетле картлык – тәрбияле балаларда», – диләр. Балаларга кыйммәтле кәрәзле телефон алганчы, газета-журналлар укырга өйрәтегез, экскурсияләргә алып барыгыз, – диде ул, үзенең яшь чагында Мәскәү Кремле янында алты яшьлек улын җитәкләп төшкән фотосын сузып. Аның белән килешми мөмкин түгел, шулай бит?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев