Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Волонтерлар әдәбият ярата

Круглое Поле поселогында волонтерлар елына багышлап «Книгофест-2018» әдәби фестивале үтте. Чарага шигърияткә гашыйк кешеләр, танылган язучылар һәм волонтерлар үзләре килгәннәр иде.

Фестивальне район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Ганиева ачты. Ул, чарага килгән кунакларны сәламләп, районның мәдәни мирасын үстерүгә һәм саклауга зур өлеш керткән, китапханә эшенә тугры булган хезмәткәрләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Чыгыш барышында Калмаш, Калмия авыллары һәм Круглое Поле поселогы китапханә мөдирләренә рәхмәт хатларын да тапшырды. 
– «Книгофест-2018» фестивале районда беренче тапкыр уздырыла. Әдәби фестивальне үткәрү максаты – үсеп килүче яшь буынны, китап укудан читләшкәннәрне матур әдәбиятка тарту, аларда китапка карата мәхәббәт уяту һәм чын китап белән таныштыру, – дип аңлатты районның үзәк китапханәләр системасы җитәкчесе Ләйсән Йосыпова. Аның сүзләренчә, нәкъ менә шуның өчен фестивальгә танылган язучылар – Яр Чаллыда яшәп иҗат итүче Татарстан язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафин, «Сагынырсың мин булмам», «Язмыш сынавы», «Көтеп узган гомер», «Бәхеткә юл кайдан» китаплары аша кыска гына вакыт эчендә укучылар мәхәббәтен яулаган Зифа Кадырова, тормыш матурлыгына гашыйк булып яшәүнең, күңел аклыгы һәм кичерә белүнең бәхеткә илтә торган якты юл булуына ышандыра ала торган язучы Айгөл Әхмәтгалиева, «Мин Бәхетне күрәм!», «Тынлык авазы», «Кайту» китаплары авторы, «Бэлла» халыкара әдәби премия лауреаты, яшь шагыйрә Лилия Гыйбадуллина, Россия һәм Башкортстан язучылар, журналистлар берлекләре әгъзасы, Шәехзадә Бабич исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Башкортстаннан килгән олы кунак Айгиз Баймөхәмәтов һәм район шагыйрәсе Рәзинә Сәетгәрәева чакырылган иде. 
Танылган әдипләрдән тыш, фестивальдә «Волонтер» ирекле хәрәкәте вәкиле Павел Снегирев һәм республиканың атказанган табибы, югары квалификацияле педиатр, үзен доктор-скаут дип атаучы Александр Зотов та катнашты.
– Мин волонтерлар хәрәкәте вәкиле булам. Без табигать турында кайгыртып, чишмәләрне, урманнарны чистартабыз. Барыбыз бергәләп яхшы гамәлләр кылсак, киләчәгебез матур булыр, – диде Александр Зотов үзенең чыгышында.
Бүгенге көндә районда яшьләр арасында волонтерлар саны аз түгел. Алар «Борды штабы», «Экодесант», «Библиоволонтер», «Библионер» волонтер хәрәкәтләрендә эшлиләр. Яңа поселогының китапханәчесе Гөлназ Хәбирова сүзләренчә, поселокның «Библионер» волонтер хәрәкәтендә мәктәп укучылары – олы ярдәмчеләр. Алар китапханәдә дә булышалар, һәйкәлләрне чисталыкта тотарга да, сулыкларны жыештырырга да ярдәм итәләр, ди.
Китап яратучыларның әдәби фестивале бик күңелле үтте. Интерактив парк территориясендә Лев Толстойга багышланган библиозона, китап күргәзмәләре, буккросинг эшләде. Шулай ук теләгән кешегә «Косплей» уенында, «Green» квестында, мастер-классларда, «Игелек агачы» акциясендә катнашырга мөмкинлек булды. Ачык һавада курчак театры «Игелекле кыз Женя һәм тылсымлы чәчәк турында әкият» һәм «Гарри Поттер һәм фәлсәфә таш» курчак театрлары да күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев