Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Волонтер Диләрә : «Безне анда көтәләр»

Яңа поселогында гомер итүче Диләрә белән без Чаллы шәһәренең Боровецкое чиркәүендә күрештек.

Көләч йөзле, уттай янып торучы бу хатын-кыз белән шунда ук уртак тел таба алдык. Шулай да, махсус хәрби операциядәге хәрбиләргә булышучы район волонтеры турында язабыз дигән җирдән, язмабыз көтелмәгәндә киңәеп, башка яхшы гамәлле кешеләргә дә багышланды.

– Мин гуманитарканы шушы чиркәүдә урнашкан складтан өемә алып кайтам. Киленем Кристина белән бергә аларны аралаштырам, җыелмалар туплыйм, – диде ул, аның белән исәнләшкәч. – Элегрәк бу эшне поселоктагы хатын-кызлар белән бергә башкардык. Кичләрен җирле җитәкчелек бүлеп биргән бинада очрашып, халык китергән кирәк-яракларны сортировкалый, һәр солдатка эләгерлек итеп, бүлә торган идек. Хәзер дә алар хәлләреннән килгәнчә ярдәм итәргә тырышалар, шулай да гуманитар ярдәмгә бәйле эшне күбрәк үземә эшләргә туры килә, – ди ул.

Посылкадан башланды...

Махсус хәрби операция башланганнан бирле, битараф булмаган кешеләр хәрбиләргә дару, җылы кием-салым, гигиена кирәк-яраклары ише әйберләрне җыеп, фронтка җибәрә башлаганнар иде. Диляра ханым да үзенең волонтерлык эшен нәкъ шушы вакытта башлап җибәрә.

– Улым иң беренче көннәрдә үк хәрби операциягә китте. Шул вакытта аңа посылка җибәрү йомышы төшеп, берара почтага, шәхси экспедитор оешмаларына йөри идем. Аннары, волонтерлар белән танышып, алар аркылы җибәрдем. Тора-бара, үзем дә шул волонтерларлык белән шөгыльләнә, Украинага гуманитар ярдәм илтә башладым. Бу арада гына барганым юк, чөнки соңгы баруымда күңелсез әйберләр күрдем дә, авыр булды, шул нәрсәләр төшләремә кереп йөдәтте, – Диляра Юрьевна тынып кала.

Аннары, бераздан үзен кулга ала да, янәдән елмаеп волонтерлык, аңа һәм аның кебек кешеләргә ярдәм итүчеләр, эшендә булган хәлләр турында сөйләвен дәвам итә.

«Мин үзем генә түгел. Безнең кебекләр – меңәрләгән кеше».

Ил күләмендә фронттагы, госпитальдәге солдатларга гуманитар ярдәм җибәрү белән шөгыльләнүчеләр бихисап. Волонтерлар үзара аралашып, бер-берсенә мәгълүмати һәм башка төр ярдәм күрсәтәләр, бердәм эш итәргә тырышалар.

– Мин үзем генә түгел бит. Украинадагы ирләребез, улларыбыз, оныкларыбыз өчен ут янып, булышылык итүчеләр бөтен Россиядә – меңәрләгән кеше. Шулай да, иң күп ярдәм күрсәтүчеләр безнең татарстанлылар. Бу бер дә үзем уйлап чыгарган нәрсә түгел. Россиядән Украинага кергәндә, томожняда гел Татарстан номеры таккан машиналар тезелеп тора. Башка өлкәләрдән ярдәм азрак, – дип билгеләп үтә волонтер.

Диляра ханым белән сөйләшкән арада, әңгәмәбезгә тагын бер хатын-кыз килеп кушыла. Ул Боровецкое чиркәвендә социаль хезмәт күрсәтү һәм хәйрия буенча ярдәмче Елена Анатольевна булып чыкты. Ул безне чиркәүгә караган биналарның берсенә алып кереп, җыелган гуманитар ярдәмне күрсәтергә кереште.

– Менә монда фронтта булган ир-егетләребез өчен җылы свитерлар, эчке кием, окоп шәмнәре, ризык җыелмалары, госпиталь өчен капельницалар, култыксалар һәм башкасы һәм башкасы, – дип санап, һәрнәрсәне Диляра ханым белән бергә тагын бер тапкыр барлап ала, тартмаларны сабый баланы назлаган кебек, сыйпый.

Аннары без урамга чыгып, сөләшүебезне саф һавада дәвам итәбез. Дөресрәге, әңгәмәдәшләрем күбрәк үзләре сөйли, ә мин аларны тыңлап һәрнәрсәне истә калдырырга тырышам. Елена Анатольевна махсус хәрби операция башланганнан бирле халыкның ничек үзгәрүен, яхшы күңелле, ярдәмчел кешеләрнең күп булуын билгеләп үтә:

– Ил өчен авыр вакытта кемнең кем икәне күренә, нинди «камыр»дан басылганы беленә. Бәхетебезгә каршы, ярдәм итүчеләр күп. Бу волонтерлар да, гади кешеләр дә. Хәтта үзем кебек пенсионерлар да бар. Бер тапкыр минем янга бик карт кына бер хатын-кыз килгән иде. Ул кечкенә пенсиясеннән акча бүлеп чыгарып, аны әллә ничә айлар җыеп, безгә алып килгән иде. Мондый гамәлләргә шаһит булгач, күңелләр тула, – ди ул.

«Тәгәрмәчле кәрваннар» һәрвакыт юлда

Хәрбиләр өчен кирәк-яракларны җыйганнан соң аларны фронтка, госпитальләргә илтү – тагын бер зур эш.

– Гуманитарканы үзем алып барам, үзем йөри алмаган чакта, теләге булган башка кешеләрне дә җибәргәләдем. Алар бер тапкыр фронтта, госпитальдә ятучы ир-егетләребез янында булып кайткач: «Без тагын барабыз», – дип, кире анда кайтырга атлыгып торалар. Чөнки хәрбиләр туган яктан килгән якташларын шатланып каршы алалар, «Кайчан тагын киләсез?» – дип, арттан елмаеп озаталар да, сагынып, киредән көтеп алалар. Аларда кечтеки кадәр дә усаллык, агрессия юк. Хәтта госпитальдә яраланып, аяксыз-кулсыз калган ир-егетләрдә дә юк ул. Аларның күзләре нурлы, яшәүгә омтылыш бар. Беренче тапкыр баргач, ул егетләрнең һәркайсын әнисе баласын сөйгән кебек – кочаклап йөрдем. Минем белән баручылар: «Диляра, тукта», – дип тынычландырырга тырыштылар, – дип искә ала Диляра ханым.

Волонтер Диляра кебек шәхси машинасына утырып, үз хисабына Украинага гуманитар ярдәм алып баручылар аз түгел. Һәм бу безнең районда яшәүчеләр генә түгел, ә республиканың төрле почмакларында торучы, битараф булмаган кешеләр.

Шуларның берсе – Аксубай районныннан Чаллыга килеп йөрүче Сергей. Ул без очрашкан көн алдыннан гына Украинадан кайтып төшкән иде.

– Минем ике бабам, аларның бертуган абый-энеләре Бөек Ватан сугышында катнашкан. Бабамның берсе Днепрны форсировать итүдә катнашкан, өч бертуганы шул Украина җирендә ятып калган. Үзем дә диңгезче, улым да армия хезмәте вакытында Украинага куркынычлы йөкләр йөртте. Хәзерге вакытта фронтта булган егетләргә ярдәм итүне дә без үзебезнең бурычыбыз дип саныйбыз. Һәм үзем кебек диңгезчеләр белән сөйләшеп, якын дустым белән бергә үткән елның июнь аеннан гуманитар ярдәм җыю, аны җибәрү белән шөгыльләнә башладык. Беренче тапкыр гумантира ярдәмне илткәндә курку юк иде, – дип сөйли Сергей Валерьевич.

Шул вакыттан бирле Сергей Украинага тугыз тапкыр гумантар йөкләр илткән. Һәм бу эшен ул алга таба да дәвам итәчәк. Башка волонтерлар да «тәгәрмәчле кәрваннар»ны туктатырга уйламый. Чөнки фронттагы якташларыбыз бик мохтаҗ әлеге ярдәмгә.

Сөйләп, күрсәтеп бетерерлек түгел

Диляра ханым, Елена Анатольевна, Сергей белән без озак, ике сәгатьтән артык сөйләшеп утырдык. Алар Украинага барган җирдән видеолар, фотосурәтләр күрсәттеләр. Анда елмаеп торучы хәрбиләр, Россиянең башка өлкәләреннән Украинага килгән волонтерлар, гуманитар ярдәм белән шыплап тулган машиналар, кешеләр, кешеләр... Һәр сөйләнгән сүзне яки вакыйганы мәкаләгә кертәсе, язып каласы килә. Ләкин бу мөмкин түгел эш. Шулай да, Сергей күрсәткән, госпитальдә төшерелгән бер видео аеруча истә калды. Анда Лугансктан булган ике егет: «Эх, икебезнең дә аякны бер яктан өздереп алды бит. Ә болай төрле яктан булса, бер пар ботинка сатып алыр идек тә, бүлешер идек. Ә хәзер ике пар аяк киеменә акча түгәсе була инде», – дип шаярып утыралар. Сергей әйтүенчә, ул егетләргә бер мәрхәмәтлесе бушка протезлар ясап биргән һәм алар госпитальдән өйгә түгел, ә үз теләкләре белән янәдән фронтка киткәннәр. «Егетләр әле дә хәрби бурычларын үтиләр», – дип әйтте Сергей Валерьевич.

«Яхшылыкны рәхмәт көтеп эшләмиләр»

– әңгәмәдәшләремнең өчесе дә шундый фикердә. Аралашуыбыз вакытында алар еш кына кыенсынып, бик сорагач кына үзләре турында сөйләделәр. Тыйнаклыклары белән тагын бер күңелгә хуш килделәр. Алар өчен фронттагы ир-егетләргә ярдәм итү батырлык түгел, ә изге бурыч, кайгырту, шул эш аркылы бердәмлекне күрсәтү, хәрбиләрнең күңелен күтәрү чарасы да. Алар белән бергә бу эшне  республика, ил күләмендәге башка волонтерлар, гади кешеләр көн саен уңышлы алып бара. Башкарган яхшылыклары өчен мактау, рәхмәт сүзләре ишетергә күнекмәсәләр дә, Дилярага, Елена Анатольевнага, Сергейга һәм шундый зур йөрәкле, курку белмәс һәр кешегә зур рәхмәт әйтәсе, исәнлек-саулык, бәхет телисе килә. Сәламәтлек сезгә, эшләрегез һәрвакыт уң булсын!            

 Алсу Тимерханова.

 

 

   

   

      

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев