Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Владимир Путин пенсия буенча түләүләрне яңадан исәпләргә кушты

2019 елдан башлап тиешле түләүләр яңадан исәпләнәчәк, алынып бетмәгән акча кире кайтарылачак.

Владимир Путин агымдагы ел башында яңа пенсия системасына күчкүндә индексацияләрдән мәхрүм калган пенсионерларга түләүләрне һәм социаль өстәмәләрне яңадан исәпләргә кушты. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасындаәйтте.

Дәүләт башлыгы сүзләренә караганда, хәзерге вакытта пенсиясе яшәү минимумыннан түбән булса, пенсионерлар өстәмә ала. Пенсия арткан очракта өстәмә түләү кими яки бөтенләй түләнми. Бу гаделсезлекне кичекмәстән бетерергә кирәк, диде Россия Президенты.

«Инде агымдагы елдан пенсияләрне һәм айлык акчалата түләүләрне индексацияләү һәр очракта да, пенсионерның яшәү минимумыннан артырга тиеш, ул ел саен билгеләнә. Ягъни дәүләт башта пенсияне яшәү минимумына кадәр җиткерергә тиеш, ә шуннан соң пенсияләрнең үзләрен һәм айлык акчалата түләүләрне индексацияләргә тиеш», — дип аңлатты дәүләт башлыгы.

Реклама

Ул 2019 елдан башлап тиешле түләүләр яңадан исәпләнәчәк, дип өстәп әйтте. Нәтиҗәдә, гражданнарга алынмаган акча кире кайтарылачак.

Социаль өстәмә түләү күләме пенсионерның яшәү минимумы дәрәҗәсеннән исәпләнә — 2019 елда тулаем ил буенча ул 8,8 мең сумнан бераз артыграк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X