Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Владимир Путин «КАМАЗ»ның 50 еллыгы уңаеннан тантаналарда катнашу өчен Чаллыга килде

Россия Президенты Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашу уздырачак.

Россия Президенты Владимир Путин Чаллыга килде. Бүген анда «КАМАЗ»ның 50 еллыгы уңаеннан тантаналы чаралар була. Дәүләт башлыгы яңа җитештерү линияләрен карый һәм тантаналы митингта катнаша, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашу уздыра. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Владимир Путин Татарстанга килде, «Бигеш» аэропортында аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды», - диделәр матбугат хезмәтендә.

Бүген Кама автогиганты ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтә. Нәкъ менә 1969 елның 13 декабрендә Михаил Носков автозавод төзелеше мәйданчыгында экскаватор чүмече белән туфрак алган. 1976 елның февралендә конвейердан беренче йөк машинасы төшкән. Бүген заводта юбилей уңаеннан тантаналы митинг узачак, анда Россия Президенты Владимир Путин катнашачак.

Автозаводта дәүләт җитәкчесенә конвейердан төшкән беренче йөк машинасын, пилотсыз автобусны, ике миллионынчы «КАМАЗ» йөк машинасын, шулай ук «КАМАЗ-Мастер» командасының спорт болидын һәм башка экспонатларны күрсәтергә ниятлиләр.

Тантаналы чарада ветераннар һәм беренче юл салучылар, төзүчеләр, компания хезмәткәрләре катнашачак. Гомумән алганда, алар 4 меңнән артык кеше булачак. Сәхнә һәм трибуналар җитештерү цехында төп җыю конвейерлары арасында куелган.

«КАМАЗ»ның 50 еллыгы уңаеннан тантаналы чаралар автошәһәрдә 2019 елның 5 декабрендә башланды. Бу көнне Чаллының Орган залында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында тантаналы чара узды. Республика җитәкчесе автозавод коллективына «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев