Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Владимир Путин ипотека кредитлары базарына игътибар итәргә өндәде

Президент барлык категория гражданнарның таләпләренә җавап бирә торган төзелешләргә этәргеч бирергә кирәклеген әйтте.

Россия Президенты Владимир Путин ипотека кредитлары базарына игътибар итәргә өндәде. Бу хакта ул Иннополиста РФ Дәүләт Советы президумы утырышында әйтте.

“Төзелеш тармагының эзлекле үсешенә торакка ихтыяҗ бәрабәренә ирешеп була. Моңа бәйле рәвештә, ипотека кредитлары базарына игътибар кирәк”, - диде. Ул әле күптән түгел генә ставканың 9, хәзер илдә уртача 11 процент булуын билгеләп узды.

“Бу кыска вакытка гынадыр дигән фаразыбыз чын булыр дип өметләнәбез. Күзәтергә һәм базар үсешенә стимул кирәк. Былтыр Үзәк банк ставкасы күтәрелгән иде, бу котылгысыз булды, без аңлыйбыз. Ләкин кинәт артуга сәбәп юк иде кебек”, - дип саный Президент.

Ул бизнес һәм гражданнарның проектлы финанслауга күчеш комплекслы төзелештә тискәре чагылыш табачагына шикләнүен әйтте. “Социаль инфраструктура объектларын кулланышка кертүдә проблемалар туачак диләр. Төзүчеләргә авыр булачак, ресурслары җитмәячәк, чөнки яңа кагыйдәләр буенча социаль инфраструктура төзелешенә гражданнардан акча җәлеп итү тыелачак. Бу уңайдан фикерләрегезне тыңлыйсым килә”, - дип мөрәҗәгать итте Путин төбәк җитәкчеләренә.

“Шәһәрләрне үстереп, яңа территорияләрне үстереп, барлык категория гражданнарның таләпләренә җавап бирә торган төзелешләргә этәргеч бирергә иде”, - диде Президент.

Президент өлешләп төзү буенча 1 млн нан артык килешү гамәлдә булуын әйтте. “Килешүләрнең үтәлүенә ирешергә, намуссыз компанияләр аркасында торактан да, акчадан да колак каккан, алданганнарның хокукларын якларга кирәк. Проблемаларны хәл итүне озакка сузмау зарур. Алар бездән нәтиҗәле эш көтә. Уңышлы эш тәҗрибәсе бар, шул исәптән Татарстанда да”, - диде Путин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев