Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Вәхши ата баласын эт чылбырына бәйләп асыраган

10 яшьлек бала ач булуы, әтисенең кансызлыгы хакында сөйләгән.

Кубаньдагы авылларның берсендәге кибеттә муенына йозаклы чылбыр эленеп торган малай әтисе бикләп торган сарайдан качып чыгып китүе хакында сөйләгән. Ач, кыерсытылган бала әтисеннән бик куркып яшәгән. Малайны әнисе белән реабилитация үзәгенә озатканнар, вәхши ата үз гаебен тулысынча таныган.

Малайның мохтаҗ гаиләдән булмавы ачыкланган. Үз бизнесы булган вәхши ир малайның әнисен ана хокукларыннан мәхрүм итүгә ирешкән булган. Аның икенче хатыны бәби көтүе мәгълүм, шунлыктан артык кашык булган малай эт көненә калган булса кирәк.

Чылбырга бәйләнгән малайның әнисе дә, туганнары да 46 яшьлек Валентин Матвиенконың кешегә психологик негатив басым ясый белүен, куркытып, янап яшәвен сөйләгәннәр.

Улын шул рәвешле интектереп яшәүне ир кеше үзенең гамәлен "тәрбия ысулы" дип белдергән. Имештер, улы өйдән качып һәм урлашып йөргән.

Хәзер әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев