Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җәвит Шакиров: Безгә килгән әниләр киткәндә гел мал бүлә иде

Җәвит Шакиров бала чагы турында «Әй язмыш, язмыш» тапшыруында сөйләгән.

Татарстанның халык артисты, юмор остасы Җәвит Шакиров биш яшеннән әнисез калган.

«Әти алып кайткан „әнкәйләргә“ без беркайчан да апа дип эндәшмәдек. Аларга гел „әни“, „әнкәй“ дип әйтә идек. Аларның кайсыберсе өч ай тора иде. Берәр атна торганнары да булды. Чөнки өч малайны карарга кирәк», — дип сөйли Җәвит Шакиров «Әй язмыш, язмыш» тапшыруында.

«Безне караганнарына мин бик рәхмәтле. Ләкин алар киткәндә мал бүләләр иде. Бәлки үзләре белән алып килгән әйберләре дә булгандыр. Минем олы абый утын яра, уртанчысы кисә иде. Койма буена өелгән утынның яртысын төяп алып чыгып киткәннәре истә», — дип хатирәләрен барлый танылган артист.

Җәвит Шакиров сүзләренчә, көндез бүленмичә калган тавыкларын үзләре йокыга киткәч, төнлә кереп, төяп чыккан «әни» дә булган.

 

«Шәһри Казан», Лилия Локманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев