Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ветеранны бүләкләделәр

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне өчен «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны» күкрәк билгесе һәм республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының Рәхмәт хаты белән ветеран Сәетов Рәис Сәетмөхәммәт улы бүләкләнде.

Рәис Сәетмөхәммәт улы озак еллар "Кама" оборона-сәнәгать комплексы техник директоры, газлаштыру буенча махсуслаштырылган ремонт-төзелеш идарәсе башлыгы, Тукай районы администрациясендә ТКХ бүлеге мөдире, район хакимияте башлыгының төзелеш һәм газлаштыру буенча урынбасары булып эшләде.
Рәис Сәетов мактаулы бүләкләргә ия, алар арасында чирәм җирләрен үзләштергән өчен медаль, В.и. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан юбилей медале, "Сельхозтехника"берләшмәсе предприятиеләре арасында социалистик ярыш җиңүчесе билгесе бар. Ул "ТАССРның атказанган механизаторы"дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Эшлекле дүшәмбедә ветеранга югары бүләкне район башлыгы Фаил Камаев тапшырды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев