Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ветераннар Рәис белән очраштылар

Бөек Җиңү көне алдыннан Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.

Анда ТРсы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТРсы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТРсы Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте рәисе урынбасары Николай Овсиенко, ветераннар һәм хәрби хезмәткәрләр катнашты.

Безнең районнан тантанага тыл ветераннары Муллаҗан Шәймарданов (Иске Гәрдәле авылы), Александр Иманов (Борды авылы), Әфган сугышы ветераннары Мәүҗетдин Сираев (Ташкичү авылы), Илдус Сафин (Мусабай-Завод авылы) һәм сугыш чоры баласы булган Назыйф Кашбелов барып кайттылар. Әлеге чарада шулай ук район башлыгы Фаил Камаев, башкарма комитет җитәкчеснең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев та катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев