Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ватанны саклаучылар көне белән!

Хөрмәтле райондашлар, Бөек Ватан сугышы һәм хәрби хезмәт ветераннары, уллары армия сафында хезмәт итүче солдат аналары, районның ир-егетләре! Барыгызны да 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлыйм.

Бу бәйрәм – ныклык, батырлык һәм чын патриотлык символы. Бу көнне без кыю, батыр йөрәкле, көчле рухлы, һәрвакыт илен, гаиләсен, туганнарын һәм якыннарын якларга әзер булган ир-егетләребезне хөрмәтлибез. Хәрби хезмәт һәрвакытта да намус эше, чыныгу һәм Ватанга тугры хезмәт итү мәктәбе булган. Әтиләребез һәм бабаларыбызның сугышчан батырлыгы – бүген барыбыз өчен дә матур өлге. Яшь буынны алар үрнәгендә тәрбияләү – изге бурычыбыз. 
Ватан азатлыгы өчен көрәшкәннәрне, яу кырларында батырларча һәлак булганнарны искә алабыз, Бөек Ватан сугышының озын юлларын үтеп, җиңү яулап, исән-сау әйләнеп кайтканнарга, бүген армия сафында хезмәт итүче солдатларыбызга рәхмәт әйтәбез.
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан барчагызга да сәламәтлек, һәр башлаган эшегездә уңышлар, гаиләләрегезгә иминлек һәм татулык, илгә-көнгә тынычлык телим. Күгебез һәрвакыт аяз, тормышыбыз мул булсын.

Муниципаль район башлыгы – Совет рәисе Фаил Камаев. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев