Ватанга һәм күккә багышланган гомер
Бүгенге компьютер технологияләре, виртуаль дөнья, идеаллар үзгәргән заманда кемнән үрнәк алырга, кемгә охшарга?!
Шушы сорауларга җавап табу максатыннан, без, «Гиндукуш» хәрби дан музее хезмәткәрләре, Россия Президенты фонды җиңүчесе «Эзтабарлар» яшүсмерләр клубы проекты кысаларында, кызыклы үрнәк алырлык шәхесләр белән очрашулар үткәрәбез, эзлекле эш алып барабыз.
Шундый очрашуларның берсе, Халыклар бердәмлеге көне алдыннан, музейда авылдашым Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, әфган сугышы ветераны Айдар Загиртдин улы Мингазов белән булды. Ул безгә үзенең батырлык тарихын бәян итте. Авырлыклар алдында ничек югалып калмаска, ничек үзеңне тотарга? Үзенең төпле киңәшләрен бирде. Матур җылы очрашу булган иде ул.
Ә чираттагы очрашуга Иске Абдул урта мәктәбенә без кунак итеп запастагы майор, әфган сугышы ветераны, очучы, III дәрәҗә «СССР Кораллы көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» ордены кавалеры Раиф Ракыйп улы Солтановны чакырдык.
Очрашуның беренче минутларыннан ук Раиф абый барыбызны да үзенә каратты да куйды. Солдатларча төз гәүдә, куелган матур тавыш, эрудиция. Аның тормыш юлына күз салсак – һәрбер яшь кешегә үрнәк алырлык ул.
Раиф Солтанов Чаллы шәһәрендә туып-үсә. 1976 елда шунда урта мәктәпне тәмамлый. Әти-әнисенең аны хирург итеп күрәсе килсә дә, ул үз юлын сайлый, хыялына таба бара. Сызрань шәһәренә югары хәрби очучылар әзерли торган училищега юл тота. Кызыклы да, мавыктыргыч да уку еллары башлана. Әлбәттә, уку җиңел булмый. Еллар сизелмичә дә үтә. Раиф Рәкыйп улы төрле вертолёт штурвалларын иярләрлек белем туплый. Аңа, бигрәк тә, МИ-24 вертолеты күңеленә якын була.
Раиф абый 1981 елда, укуын тәмамлаганнан соң, лейтенант званиесендә, хәрби бурычын үтәү өчен, Забайкальега җибәрелә. Егет хезмәтен шунда дәвам итә. Ә 1984 елның 31 октябрендә Раиф Ракыйп улы Ташкенттан авиация белгечләре группасы белән Әфганстан Республикасының Кундуз шәһәренә җибәрелә. Авиация полкы 40 Армия составында хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. МИ-8 вертолеты очучыларының бурычы: армияне азык-төлек, су, җылы кием, боеприпаслар белән тәэмин итү, десант төшерү, яралыларны яу кырыннан алып чыгу була. Шулай ук, экипажга күп тапкырлар моджахетларга каршы сугышырга, безнең автоколонналарны һавадан саклап озатырга туры килә. Аның катнашында дошманның күпләгән атакалары кире кагыла, ныгытмалары, корал төялгән кәраваннары юкка чыгарыла.
Әфганстанда күрсәткән батырлыгы өчен Раиф Ракыйп улы Солтановка «Рәхмәтле әфган халкыннан» медале, 3 дәрәҗә «СССР Хәрби Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен ордены» белән бүләкләнә.
Әфганстандагы хәрби хезмәте төгәлләнгәч, Раиф абый Украинага җибәрелә. Нәкъ шул елны 1986 елда Чернобыль атом электростанциясендә шартлау була. Андагы мәхшәрне үз күзләре белән күрергә туры килә аңа. Чернобыль фаҗигасе турында сәгатьләр буе сөйли ала ул. Очрашу барышында ул укучыларга радиация алуның ни дәрәҗәдә куркыныч икәнен, нинди аянычлы нәтиҗәләргә китерергә мәмкин икәнен тәфсилләп сөйләп алды.
СССР таркалгач, Раиф абый туган якларга Яр Чаллыга шәһәренә кайта. Озак еллар Халыкара Бигеш аэропортында хезмәт куя.
Самолетларның очып һава күтәрелгәнен һәркөн күреп үскән егет менә шулай балачак хыялын тормышка ашыра. (Алар яшәгән йорт аэродромнан ерак булмый. Бу Чаллының элекке иске вокзал урыны. Анда 1942 елда бомбордировщиклар өчен аэродром төзелгән була. Ә 1972 елда аэродром шәһәр читенә чыгарыла. Бигеш аэропорты төзелә). Менә шундый матур үрнәк алырлык матур тарих.
Хөрмәтле кунагыбыз Раиф абый беренче класс укучыларын «Россия бөркетләре» сафларына алу тантанасында да катнашты. Кечкенә балаларның кулларын кысып, күкрәкләренә значоклар такты. Мин ышанам, бу көн алар күңелендә мәңгелеккә матур хатирә булып истә калачак.
Раиф Солтанов очрашуга мәктәп һәм безнең музейга дип экспонатлар да алып килгән иде. Үз чиратыбызда без дә очрашу истәлеге итеп, музей символикасы төшкән бүләкләребезне тапшырдык. Истәлеккә фотога төштек. Менә шундый җылы, файдалы очрашу булды.
Резеда Гарипова, «Гиндукуш» хәрби дан музее директоры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев