Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Узган ел Татарстанда Пенсия фонды хезмәтләренең 80 проценты электрон формада күрсәтелгән

Пенсия өлкәсендә электрон ысулны файдаланучылар саны республикада өч тапкырга арткан.

2018 елда Россия Пенсия фондының Татарстанда халыкка күрсәтелгән хезмәтләренең 80 проценты электрон форматта башкарылган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында Россия Пенсия фондының Татарстан буенча Идарә җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Анна Петрушина хәбәр итте. 

Анна Петрушина билгеләп узганча, узган ел Пенсия фондының электрон сервисыннан файдаланучылар саны 3 тапкырга арткан һәм 355 меңне узып киткән. 

Белгеч сүзләренчә, электрон ысулны файдаланучылар саны барлык юнәлешләрдә дә үсеш кичерә. Аеруча да, пенсияне билгеләү, пенсияне алу ысулларын билгеләү яисә алыштыру буенча мөрәҗәгатьләр күп булган. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев