Якты юл
  • Рус Тат
  • Уңышлары мул булсын

    Мәктәп яны бакчаларында һәм мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре территорияләрендә елдагыча чәчәкләр, яшелчәләр үстерелә. Быелгы шартларда бу эш нигездә бакча тәрбиячеләре, мәктәп укытучылары һәм хезмәткәрләре көче белән башкарыла.

    Мәктәпләрне һәм бакчаларны яшелчә орлыклары белән тәэмин итүне планлы рәвештә район мәгариф идарәсе оештыра. «Быел орлыклар ике тапкыр өләшенде. Беренче партиясе эшмәкәрләр белән килешү нигезендә кайтарылган иде, икенчесе республика программасы кысаларында Татпотребсоюз аша таратылды. Орлыкларның вакытында килүе мәктәп бакчаларында язгы эшне соңармыйча башкарып чыгу мөмкинлеге бирде», – диде бу хакта Тукай районы мәгариф идарәсе башлыгы Наил Габдуллин.
    Республика районнарына Татпотребсоюз аша яшелчә орлыгы таратылуы турында Тукай районының Татпотребсоюзга караган «Сельский хлеб» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы башкарма директоры Елена Дунаева төшендереп бирде: «Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, коронавирус шартларында яшелчә үстерүче авыл үзмәшгульләренә ярдәм итү һәм республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итү йөзеннән, 10 млн сум акча бүлеп бирү турында күрсәтмә бирде. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шул суммага 31 тонна суган, 1 тонна кишер, 820 кг чөгендер орлыгын, 162 мең төп кәбестә үсентесен районнарның кулланучылар җәмгыятьләре һәм Татпотребсоюз кооперативлары аша яшелчә үстерүчеләргә, шул исәптән, мәгариф идарәләре аша мәктәп-ләргә бушлай тарата». Димәк, шул рәвешле, Тукай районы мәктәпләренә һәм балалар бакчаларына да яшелчә һәм суган орлыгы җитәрлек итеп бүлеп бирелә.

    БОРДЫ мәктәбе балалар чыр-чуыннан тынып торса да, биредә эш тукталмаганлыгы күренә. Керү уңаендагы клумбаларда рәт-рәт чәчәк үсентеләре. Таштан тезелгән клумба читләре акшарланган. Узган ел мәгариф идарәсе аша 20 төп алмагач утырткан булганнар, алар яфрак ярып утыра. Экологик акция кысаларында утыртылган нарат үсентеләре дә яшәреп киткәннәр. Мәктәп директоры Валерий Утяшов һәм аның урынбасары, технология укытучысы Валентина Утяшова белән бергәләп мәктәп яны участогына үтәбез. Әле яшелчәләр шытып чыгарга өлгермәгән, шулай да тигез рәт булып сузылган түтәлләр, аларның һәркайсына беркетеп куелган күрсәткеч такталары биредә күп эшләнгәнлеге турында сөйли. Бераз арырак карлыган, кура җиләге куаклары чәчәк атарга әзерләнеп, биредәге чисталыкка, тәртипкә куанып утыра кебек.
    Мәктәп яны бакчасы 2280 кв метр мәйданны алып тора. Участокны көрәк белән казып чыгу авыр булыр иде – шөкер, мәктәпкә техника белән ярдәм итүче бар: фермер Илдар Әшрәфуллин ел да җирләрен эшкәртеп бирә икән. «Җылы көннәрдә орлыкларны чәчеп чыктык, – ди Валерий Михайлович. – Быел суган күбрәк утыртылды. Уңышы да мул булыр, чөнки сортлары яхшы күренә». Яшелчә түтәлләрен 3:1 нисбәтеннән чәчәк түтәлләре белән аралаштырып ясаганнар. «Шулай үстерү, бер яктан, җирне дә ял иттерү булса, икенче яктан, күрер күзгә күркәм, – дип сөйли Валентина Николаевна. – Район мәгариф идарәсе методисты Әнисә Гыйльметдинова ярдәме белән язга кергәнче үк бакчаның схемасын әзерлибез. Шул схема буенча, «басу әйләнешен» дә исәпкә алып, участокны бүләбез. Башлангыч сыйныф укучыларының үз тәҗрибә участоклары бар. Алар шунда аерым культураларның ничек үскәнен күзәтеп өйрәнәләр. Бакчада эшләү графигы шулай ук иртә язда төзелә. Быел да эш шул график буенча дәвам итәчәк. Җәй буе участокка су сибеп торуы авыррак була булуын. Ә ел яңгырлы килгәндә җиңелрәк тә, уңыш та мулрак була. Җыеп алынган уңышны ярминкәгә чыгарабыз. Сатудан кергән акчаны мәктәп өчен кирәк-ярак алуга тотабыз».
    Әнисә Касыймовна әйтүенчә, бакча схемалары мәктәпләрне орлыклар белән тәэмин итү өчен дә уңайлы, шуның нигезендә орлыкларга заказ бирелә икән. Орлыкны мәктәпләр үзләре дә үстерә, әйтик, һәр елны суганны орлыкка чәчәләр.
    Әнисә Касыймовна Борды мәктәбе коллек-тивының тату һәм актив булуын, экология чараларына һәм акцияләргә беренчеләрдән булып кушылуын билгеләп үтте.
    Коллективта 15 укытучы һәм 6 техник хезмәткәр. Бакчадагы бар эшне башкару гына түгел, бөтен территорияне тәртиптә тоту да алар өстенә йөкләнә. Җәй көне ишегалларындагы үләнне кыркып торырга кирәк, анысы да зур эш. Авылда Бөек Ватан сугышында катнашкан сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәл тирәсен чистарту да мәктәп җаваплылыгында икән. Быел балалар әти-әниләре белән бергәләп «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында һәйкәл тирәсенә агачлар утыртуда катнашканнар.

    Бордыдагы «Чулпан» балалар бакчасы терри-ториясендә чәчәкләр тернәкләнеп килә. Уен мәйданчыгы белән янәшә түтәлләр дә булдырганнар. Шунда суган, кишер,чөгендер, кыяр үстерәләр.
    Без барган көнне тәр-биячеләр Эльмира Гал-ләмова һәм Ирина Яковлева балалар белән түтәлләр тирәсендә мәш киләләр иде. Кайсында нинди яшелчә үскәнен ипләп кенә аңлаталар, күрсәткеч билгеләр урнаштыралар. «Мондый дәресләрнең сабыйларга башлангыч хезмәт тәрбиясе бирүдә дә әһәмияте зур, – дигән фикердә бакча мөдире Любовь Залепкина. – Тәр-биячеләр балалар белән бергә иртә язда ук орлыкларны төркемдә тартмаларга чәчеп үстерәләр, аннары түтәлләргә күче-
    рәләр. Яшелчәләр өлгер-гәнче никадәр эш башкарырга кирәклеген нәниләр күзәтеп, белеп тора».

    ТҮБӘН СУЫКСУ мәктә-бенең алма бакчасы шау чәчәктә. Укытучылар алмагач араларын чистарта. Түтәлләрдә көздән утыртылган сарымсак яшәреп утыра. Кояшлы көннәрдә борын төртергә өлгергән суган тигез булып үсеп килә.
    Директор Венера Сафиуллина әйтүенчә, мәктәп яны тәҗрибә участогы 6 мең кв метр мәйданны били. Елдагыча, чөгендер, кишер, суган, орлык суган чәчкәннәр, бәрәңге утыртканнар. Бу эштә биология һәм география укытучысы Гөлсинә Фазуллина башлап йөри. «Туфракта дым беткәнче яшелчәне чәчеп, суганны утыртып куябыз. Быел 25 апрельдә чыктык. Бөтен эшне укытучылар, техник хезмәткәрләр белән эшләдек. Технология укытучысы Дилшат Фазуллин мотоблок белән җирне эшкәртеп бирде. Быел бакча эшенә балаларны җәлеп итмәдек. Рөхсәт булса, җәй көне чүп утарга, су сибәргә килерләр. Алар белән эшләү сагындырды инде», – дип сөйли Гөлсинә Миңнәхмәт кызы. Ул – үз эшенә чын күңелдән бирелгән педагог һәм бакчачы да. «Гөлсинә Миңнәхмәтовна үзенең кабинетында иртә яздан төрле үсентеләр белән шөгыльләнә. Быел бигрәк тә бирелеп эшләде, тәрәзә төпләре генә түгел, парта өсләре дә үсентеләр белән тулган иде», – дип мактый аны Венера Валериевна.
    Алмагачлар арасын чүп үләненнән арындыручылар арасында директор урынбасары Инсия Хәбирова да бар. Ул үзе шушы мәктәптә укып чыккан, мәктәп бакчасында эшләп үскән. «Алма һәм җиләк-җимеш бакчасы шактый көч сорый. Картайган агач-куаклар урынына яшьләрен утыртып торырга кирәк. Берьюлы түгел, ел саен аз-азлап эшләнә бу, – дип аңлата Инсия Индусовна. – Чүп басып китмәсен дип, бакчаны чистартырга чыктык. Коллективта без 30 кеше, чиратлап эшлибез. Бер-беребезгә якынаймыйбыз, битлекләрне салмыйбыз. Күмәгрәк чыксак, эшләгәнебез тизрәк күзгә күренә».

    Түбән Суыксуның «Ак каен» балалар бакчасы җәй көне гөлгә күмелеп утырыр төсле, чә-чәк үсентеләре инде тернәкләнеп килә. 
    Яшелчә утырту өчен уңайлы урын сайлаганнар. Һәр түтәлдә яшелчәнең рәсеме төшерелгән билге тактасы. 
    Коллективта 16 кеше, барлык эш шулар көче белән эшләнә. Бакча территориясен чәчәкләр белән бизәүгә әти-әниләрне җәлеп итү өчен ел саен «Бакчага чәчәк бүләк ит» дигән акция оештырыла икән. Бакча мөдире Эльмира Мортазина төрле акцияләрдә катнашкан ата-аналарга рәхмәтле. Әнисә Касыймовна сүз уңаеннан бакча мөдирен әти-әниләр белән оста эшли белүе өчен мактады. «#ЭКОЯЗ2020» акциясе кысаларында уздырылган «Радужная сцена» фестивалендә «Ак каен» балаларының үзенчәлекле чыгыш ясавын билгеләп үтте. Ә бакча мөдире исә уңышларны бөтен коллективның хезмәт нәтиҗәсе дип бәяли. «Безнең коллектив иҗатка сәләтле, креатив», – дип хезмәттәшләрен мактый.
    Мәктәп яны бакчаларында һәм мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре территорияләрендә чәчәк һәм яшелчә утырту тәмамланды. Һәр коллектив бу эшне оештыруда үз тәҗрибәсенә таяна, үзенә генә хас отышлы юлларны эзли, таба. Тырышлыкларының нәтиҗәсе дә куандырырлык булыр дип өмет итә. Өметләре аклансын, уңышлары сөенерлек булсын аларның.
    Борды авылының «Чулпан» балалар бакчасында яшелчәләр үсеп өлгергәнче никадәр эш башкарырга кирәклеген нәниләр күзәтеп, белеп тора.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: