Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уйна, Тукай гармуны!

Табигатьтә хуш исле май ай ае! Дөньяларның иң саф, чиста, ифрат ямьле ае! Бакчы - бакчалар шау чәчәккә күмелгән! Күзләр камашырлык аклык! Ә исләре соң, исләре! Менә кайда ул дөньяның гүзәллеге, менә кайда ул хозурлык! Ә авылдагы май кичләре?! Аларның ямен гади сүз белән генә ничек анлатасың? Таңга кадәр сайраган кошларның жырын тынлыйсы да тынлыйсы килә. Ә шуларга сихри гармун моңы да кушылса?! Монысы инде гармония -Табигать – Ана белән Кешелек бердәмлегенең югары ноктасы! Оста куллар хасил иткән хисле аккордлар кош сайрауларыннан бер дә калышмый бит. Шулай ук дулкынландыра, әсэрләндерә. Аларны тынлагач, күңелләр җилкенә. Яратасы килә – тормышны, кешеләрне, сөйгән ярны!

 

 

Менә шул  уйлар дулкынында ямьле май көнендә – 16 нчы май көнне Ерыклы авылы паркында гармунчылар бәйрәме уздырырга булдык. Районның барлык осталары җыелып тальянында, гармунында, баянында өздерсен эле. Ышаныгыз, гармун төймәләренә басып гаҗәеп көйләр сыздырган талант ияләре  гади халык тугел. Безнең күнелләргә  ачкыч таба белүче, яшерен хислэребезне кузгатучы, җаннарыбызны дәвалаучы   тылсымлы затлар алар! Юкка гына борынгыдан гармунчыларга дан жырламаган бит халкыбыз. Юкка гына урыннары түрдән булмаган. Бүген дә шулай булсын иде. Халкыбыз моңнарын ирештерүче осталарыбызның  милләтебезне саклап калучылар булуын таныйк, данлыйк хэм хөрмәтлик!  Бәйрәмнең төп максаты да бит  һәваскәр музыкантларны барлау, аларны халыкка таныту, халык уен коралларында уйнау традицияләрен саклап калу һәм яшьләргә тапшыру. Бу көнне үзешчән гармунчылар белән беррәттән сәхнәдә Республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган баянчы Флера Хөрмәтова, виртуоз уйнаучылар абыйлы-энеле Айдар һәм Илдар  Салаховлар, Хәмдүнә Тимергалиева, Мөнир Рахмаев, Илназ Бах, Гүзәл Идрисова, Федор Кузнецов, Рөстәм Фәттәхов, Айсылу Насыйбуллина, “Болгар” бию театры чыгыш ясыячак.

Бәйрәмгә рәхим итегез. 16 май, Ерыклы авылы паркы, иртәнге 9 сәгать 30 минутта. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев