Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уйна, дускай, тальяныңны...

Иске Җирекле авылында ТАССРның 100 еллыгы исемендәге яңа парк ачу кысаларында «Уйна, Тукай гармуны» фестивале оештырыла. Анда үз авылын, халкын яраткан, хөрмәт иткән, гармунда, баянда уйный белгән төрле милләт кешеләре катнаша ала. Әлегә теләк белдерүчеләр саны 30 кешегә җитте. Язылучылар әле тагын булыр дип ышанабыз.

Район авылларында гаҗәеп талантлы апалар, абыйлар, яшьләр күп. Әле соң түгел, гармунчылар фестивалендә катнашырга телисез икән, 15 майга кадәр 70-16-86 номеры буенча редакция телефонына шалтыратып хәбәр итегез. 
Фестиваль көндезге сәгать 10да башлана. 11дә парк мәйданыннан гармунчылар парады үтә. Бәйрәм дәвамында кайнар коймактан авыз итәргә, кайнап торган самовардан чәй эчәргә, уеннарда катнашып бүләкләр отарга мөмкин булачак. Балалар өчен дә төрле күңел ачу чаралары каралган. Бәйрәмгә килгән һәр кеше истәлекле бүләк алачак. Ә гармунчыларга аерым бүләкләр әзерләдек. «Иң өлкән гармунчы», «Иң яшь гармунчы», 4 кешегә кадәр һәм аннан күбрәк гармунчысы булган ансамбльләр районыбыз горурлыгы булачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев