Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Үткәннәрдән гыйбрәт алмаган

Суд алдында гаепләнүче яше буенча шактый өлкән булса да, үткәннәрдән гыйбрәт алмаган. Ул инде икенче тапкыр исерек көе руль артына утырган.

Эш материаллары буенча, 2022 елның 4 октябрендә Виктор М.ны «Чаллы – Сарман» автоюлы буенча «LADA Largus» автомобилендә Тукай районы полициясе хезмәткәрләре туктаткан. Виктор М.ның үзе белән машина йөртү таныклыгы булмый. Инспекторлар аның спиртлы эчемлек кулланганын сизеп алалар. Шоферның канын  тикшергәннән соң, анда литрына 0,782 грамм спирт микъдары барлыгы ачыклана.

Виктор М. элегрәк мондый хокук бозган өчен ел ярым хокукыннан мәхрүм ителгән һәм 30 мең сум күләмендә штраф түләгән. Бу юлы закон, гаеплегә бөтен кырыслылыгы белән кулланылачак. Әмма күптән түгел йөрәгенә операция ясаткан 66 яшьлек бабайны ничек җәзага тартырга?

Дәүләт гаепләүчесе 200 сәгать төзәтү эше рәвешендә җәза бирүне һәм ике ел ярым транспорт белән идарә итүне тыюны сорады. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Виктор М.ның инвалидлыкка белешмәсе юк. Гаепләнүченең үз гаебен тулысынча аңлавы, яшәү урыны буенча уңай характеристикасын исәпкә алып, суд 100 сәгать төзәтү эшләре рәвешендә җәза бирергә һәм ике ел эчендә машина белән идарә итүне тыю турында карар чыгарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев