Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Урып-җыю көндәлеге!

Игенчеләр алдында урып-җыюны кыска вакыт эчендә һәм югалтуларсыз башкарып чыгу бурычы куелган. «Кырларда көзге культуралар, арпа һәм язгы бодай өлгереп җитеп килә. Аларны сабакта утыртуның бернинди файдасы юк, вакытында җыеп алынмаган очракта югалтулар гына булырга мөмкин», – диде Рәшит Хәбетдинов дүшәмбе киңәшмәсендә.  

Аның сүзләренә караганда, районда көзге арыш белән борчак уңышы инде җыеп алынган. 1332 гектар борчак басуының һәр гектарыннан уртача 10,6 центнер уңыш чыккан. «Быелгы ел өчен начар түгел, без аны югалтуларсыз җыеп ала алдык», – дип билгеләп үтте Рәшит Василович.
Көзге бодай  8991 гектарда суктырылган, бу барлык мәйданның 88 процентын тәшкил итә. Уртача уңышы – 25,6 центнер. Киләсе бер-ике көндә «Кама» агрофирмасы»нда 778 гектар, «Кама-Бекон»да 400 гектар көзге бодайны җыеп аласы бар. 
Арпа 2021 гектарда суктырылган, быел аның уңдырышлылыгы – бер гектардан 22 центнер.
Бүгенге көндә Тукай районы басуларында 86 комбайн эшли. 

/Рөстәм Зәкиев фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев