Уртак максатка эшлибез
Язга кердек. Табигать уяна барган саен, тереклек дөньясында инфекция таратучы зарарлы микроблар баш калкыту ихтималы да арта. Мәгълүмат чараларында кыргый җәнлекләр, йорт хайваннары, кош-кортлар арасында төрле йогышлы авырулар таралуы турында хәбәрләр дә ешрак күренә башлый. ТР «Тукай районы дәүләт ветеринария берләшмәсе» бюджет учреждениесе башлыгы Ленар ХӘЙБУЛЛИНның бу уңайдан мал-туар һәм кош-корт асраучыларга, умарта тотучыларга җиткерәсе яңалыклары, киңәш һәм тәкъдимнәре бар.
– Кышның җылы килүе ветеринария хезмәткәрләре өчен әйбәт түгел. Тоташ салкыннар бер унбиш көн торганда да ярар иде, кайбер зарарлы микроблар салкынга бирешүчән бит. Быел Татарстан Республикасы белән чиктәш Самара, Ульяновск, Саратов өлкәләрендә дуңгызларның Африка чумасы бер дә тынып тормады. Бу, билгеле, безне дә сагаерга мәҗбүр итә.
Менә хәзер тавык-чебеш сату-алу сезоны җитте. Безнең республикада кош гриппы юк, тик шулай да сак булу комачауламый. Кош-корт сату-алу белән шөгыльләнүчеләр исләрендә тотсыннар иде: документсыз сату да, сатып алу да таләпләрне бозу санала. Чебеш, бәбкәләрне теләсә каян алырга ярамый. Һәр нәрсәдә тәртип булырга тиеш. Алып кайткач үлә башласалар, шул ук көнне кичекмәстән (бер көн эчендә) ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.
Николай Туганов фотосы.
Мал асрап, суеп сатуның тәртибе турында да онытырга ярамый. Сугым цехлары даими эшләп тора. Алар Түбән Суыксу җирлегендә икәү, Сидоровкада берәү. Терлек үстерүчеләр малларын суярга бары шунда гына барырга тиешләр.
Эпизоотик куркынычсызлык турында кайгырту – районны төрле авырулардан саклау, вакцинация, мониторинг безнең төп эшләребез. Ә аларның нәтиҗәле булуы районда яшәүче кешеләрдән дә тора. Ветеринария хезмәте таләпләрен үтәп, үзара аңлашып эшләсәк һәм яшәсәк, тирәлегебез чиста, көнкүреш шартларыбыз уңайлы, тормышыбыз тыныч булыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев