Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Урманнар чистара

Шушы көннәрдә республика күләмендә «Татарстанның чиста урманнары» дип аталган акция башланды. Табигатьне саклау чарасына тукайлылар да кушылды. 25 сентябрь көнне алар районның Олы Шилнә авылына юл тотты. Биредә Олы Шилнә, Кече Шилнә hәм Калмаш авыллары халкы Боровецкий урманын ауган коры агачлардан чистартты. 

Олы Шилнә авылы янында урнашкан Боровецкий урманы Алабуга урманчылыгына керә. Урман 211 гектар мәйданны били. Биредә ылыслы hәм яфраклы агачлар үсә.
– Мин шушы авылда яшим. Урманга керми калган көнем юк. Җәен җиләк җыябыз, көзен гөмбәсен. Кышын рәхәтләнеп чаңгыда шуабыз. Ни дисәң дә, монда рәхәт, күңелле. Шунысы гына бар – соңгы арада ауган коры агачлар юлда еш очрый башлады. Мондый күренештән янгын чыгуга да ерак түгел, – дип фикерен белдерде Олы Шилнә авылында яшәүче 70 яшьлек Геннадий Бондарюк. 
Бүген Геннадий Николаевич бар күршеләрен җыеп Боровецкий урманын чистартырга килгән. Күпчелеге өлкән яшьтәгеләр. Күрше-тирә авылдан килүче яшьләр дә бар. Барлыгы 20 кеше. Кайсыдыр пычкы тотып ауган коры агачларны кисәргә, кайсыдыр аларны өемнәргә җыярга кереште. Тиз арада урманның 10 гектарын чистартып та куйдылар өмәчеләр.
– Мондый төр чараларда еш катнашырга тырышабыз. Узган ел Белоус авылында да урман чистарттык. Авыл халкы да урманнарда ял итеп кенә калмасын, аны чисталыкта тотсын иде, – дип тели Кече Шилнә авылыннан килгән Рәфис Хәйруллин. 
Бу көнне табигатьне саклау чарасында 60 өем корыган агач җыелды, күләме буенча якынча 30 кубометрлап булды. Акциядә катнашучылар аларны урыннарда калдырды. 
– Өемнәр череп табигый ашламага әйләнәчәк. Бу туфракның уңдырышлыгына яхшы тәэсир ясый. Кайбер өлешен чарада катнашучыларга утынга да бирәбез, – ди Алабуга урманчылыгының район участок урманчысы Ирек Сафин.
Ирек Габделбәрович табигатькә битараф булмаган, аны саклауга зур өлеш керткән барлык райондашларга зур рәхмәтен белдерә. Киләчәктә дә бергәләп эшләп, районны тагын да матуррак hәм чистарак итәргә чакыра.
Сүз уңаеннан, «Татарстанның чиста урманнары» республикакүләм табигатьне саклау акциясе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2010 елдан бирле үткәрелеп килә. Аның кысаларында урман фонды территориясе каты көнкүреш калдыкларыннан, коры-сарыдан һәм ауган агачлардан арындырыла.
4 октябрьдә районда агач утырту көне узачак. Бу чараны Кече Шилнә авылында үткәрергә планлаштырыла. Чарада катнашырга теләүчеләрне шушы авылның мәктәбе янында көтәчәкләр. 

 

2019 елда урманнан корыган, егылган агачларны бушлай җыеп алырга рөхсәт бирәләр дип ишеткән идек. Моның өчен кайда мөрәҗәгать итәргә? Аны ничек рәсмиләштереп алып була? Бу сорауларга сезнең газета аша җавап табып булмасмы икән?
Ихтирам белән Олы Шилнә hәм Кече Шилнә авыл халкы.

Сорауга Алабуга урманчылыгының район участок урманчысы Ирек Сафин җавап бирә:

– Урманнарда корыган, егылган агачларны, чыбык-чабыкны бушлай җыеп алу рөхсәт ителә. Моның өчен Алабуга урманчылыгына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гариза уңай каралган очракта, мөрәҗәгать итүчене урман участогына җибәрәләр. Өч көн дәвамында без мастер белән урманга барып тикшерәбез. Аннары мөрәҗәгать итүчегә рөхсәт бирәбез. Ул аның нигезендә корыган, ауган агачларны, ботакларны җыя ала. Тик шуны истә тотарга кирәк: урманда бензин пычкысы белән эшләргә ярамый. Бары тик кул пычкысын гына кулланырга рөхсәт ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев