Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Урман утырту акциясенә тукайлылар кушылды

Бу көннәрдә районда Урман утырту көне уңаеннан барлык авыл җирлекләрендә актив рәвештә агач утырту бара. Табигатебезне яшелләндерү чарасында туган якка, аның матурлыгына, чисталыгына битараф булмаган һәр кеше катнаша ала. Әйтик, Биклән һәм Борды мәктәпләре укучылары бу көнне 65 төп чыршы агачы утыртты.

Әлеге чара урманга сакчыл караш тәрбияләү, урманны саклау, аларны яңадан торгызу һәм арттыруга җәмгыять игътибарын җәлеп итү максаты белән үткәрелә. Мәгариф идарәсе методисты Әнисә Гыйльметдинова сүзләренчә, чараны уздыру өчен Алабуга урманчылыгыннан чыршы үсентеләрен район участок урманчысы Ирек Сафин алып кайтып биргән. 
– Барлык үсентеләр дә авыл җирлекләренә таратылды, – дип белдерә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Ганиева.
Шул рәвешле, авыл җирлекләрендә парк зоналары ямьләнә, урман, чишмәләр, мәчет, зиратлар янында яшь агач үсентеләре тамыр җәя.
Әйтик, Биклән мәктәбе укучылары 10 октябрь көнне мәктәп директоры Айрат Ибраһимов җитәкчелегендә юл посадкасына чыктылар.
– Укучылар мондый төр чараларда еш катнаша, Сабан туе урыннарында, мәктәп яны территорияләрендә агачлар утыртканнары бар, ә бу юлы без авылыбызга илтүче юл буен ямьләндерергә килдек, – дип Айрат Салихович укучыларның – яшь экологларның зур эш башкаруларын билгеләп үтте.
Балалар тиз арада эшкә керештеләр – егетләр казып торды, кызлар, чыршы агачларын утыртып, су сибеп бардылар.
– Авылыбыз матурлансын, һавалар чистарсын дип телибез, – диде укучылар беравыздан.
Бу көнне алар барлыгы 25 төп чыршы утырттылар. Чара барышында Биклән мәктәбенең география һәм биология укытучысы Гөлзирә Низамова мәктәптә «ЭКОБИКЛӘНЛЕЛӘР» яшь урманчы отряды эшләвен әйтте.
– Отрядта 15 укучы эшли. Агач утыртудан тыш, шушы көннәрдә генә отряд вәкилләре авылның «Алтын-балык» чишмәсен чүп-чардан чистартты, шулай ук мәктәптә пластик, макулатура һәм сафтан чыккан батарея җыю контейнерлары урнаштырды, – ди Гөлзирә Илһамовна балаларның табигатьне саклау чараларында катнашулары турында.
Шушы ук көнне агач утырту акциясендә Борды мәктәбенең 8 укучысы авылның һәйкәл янын яшелләндерүгә зур өлеш кертте. Бирегә авыл җирлеге башлыгы Роза Әбделманова да килгән иде.
– Балалар, чыршыны утырткач, җирне җиңелчә генә таптарга һәм аннары үсентене әз генә тартып куярга кирәк, – дип киңәш бирде ул үз тормыш тәҗрибәсеннән чыгып.
Авыл җирлеге башлыгы суны күп итеп сибәргә кирәклеген искәртте. Шулай итеп, бергәләп эшләп, укучылар яхшы нәтиҗәгә иреште – барлыгы 40 төп чыршы утыртылды.
– Балалар, сез, үскәч, гаилә корган көнне һәйкәл янына чәчәк куярга килерсез әле, шул вакытта үзегез утырткан агачларны күреп шатланырсыз, бу көнне дә искә алырсыз, – диде Роза Николаевна.
Районда агач утырту дәвам итә.
– Бүгенге көнгә районда 3,5 меңгә якын агач утыртылды, табигатебез көннән-көн ямьләнә. Районның яшь урманчыларына һәм аларның кураторы Әнисә Гыйльметдиновага рәхмәт. Алга таба да, эшне дәвам итеп, авылларыбызны матурларга кирәк, – дигән теләктә калды Алабуга урманчылыгының Тукай районы участок урманчысы Ирек Сафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев