Ураза Гаете намазы вакыты билгеле булды
Мөселманнарның Рамазан ае 16 майдан башланды.
Ураза бәйрәме быел 15 июньгә туры килә. Бу уңайдан Татарстанда ял көне игълан ителде. Шулай итеп, татарстанлыларны ул атнада рәттән 3 көнлек ял көтә.
Татарстан диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, Гает намазы 15 июньдә авылларда 3 сәгать 30 минутта, шәһәрләрдә иртәнге сәгать 7дә укылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев