Унлыкка кердек
Безнең район спортчылары командасы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган «Өченче яшь» пенсионерларның XIII Республика Спартакиадасында лаеклы чыгыш ясады.
– Көч сынашырга Казанга 9 кеше китте. Спортчыларның һәрберсе ярышларның район турында уңышлы чыгыш ясап, үзен танытырга өлгерде. Пенсионерлар йөзүдә, 1 км дистанциягә йөгерүдә, өстәл теннисында, дартста һәм эстафетада үз көчләрен сынап карадылар. Укытучы булып эшләүче Владимир Карпов Күзкәйдән пуля белән ату буенча II урынны алды. Өстәл теннисында Новотроицкийдан пенсионер Вәлиҗан Баязитов уңышлы чыгыш ясады, Күзкәйдән Илгизә Нуруллина дартста яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, – дип хәбәр итте район ветераннар советы рәисе Фәйруза Вәҗиева.
Гомумкоманда зачетында да күрсәткечләр куандыра – Тукай районыннан пенсионерлар командасы республика буенча иң яхшы унлыкка керде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев