Уңганлыгы бакчасыннан күренә
Адәм баласы һәрвакыт матурлыкка, купшылыкка омтыла. Шуңадыр ул үзенең йортҗирен мөмкинлегеннән килгәнчә тәртипкә салырга, гүзәллеккә төрергә омтыладыр. Безнең районда да уңган, тырыш кешеләр бихисап яши. Кемдер менә дигән балта остасы, икенче берәү – йорт эчен үз куллары белән чигелгән, бәйләнгән әйберләр белән бизи. Өченчеләр исә гөлләр үстереп, йорт тирәсен җиләк-җимешкә, яшелчәгә, чәчәкләргә күмеп, оҗмах бакчаларына тиң матурлыкны тудыра.
«Шәһәрдә тусам да...»
Вероника Николаевнаны өйдә тоту бик авыр булып чыкты. Тормыш иптәше Иван белән бергә дүрт бала үстерүче бу гүзәл ханым һәрвакыт хәрәкәттә. Иртән-иртүк тору белән ул иртәнге аш әзерли, ишек алдына чыгып, вак-төяк эшләрне дә карарага өлгерә. Аннары кибеткә, эшкә китә. Көне буе кеше белән аралашып, сату иткәч тә, кире ул өенә бары кояш бату белән генә кайтып керә.
– Тумышым белән мин Чаллы кызы. Шулай булса да, үземне белгәннән бирле бакчада кайнашырга яратам. Әтием Николай белән әнием Валентинаның «Весна» бакчачылык ширкәтендә бакчалары бар иде. Без яллар җитү белән яки буш вакыт булган саен шунда бара идек. Яшелчә, җиләк-җимештән өзелеп торганыбыз булмады. Күңел өчен әни чәчкәләр дә үстерә иде. Миңа да әниемнең «бакчачылык чире» күчкәндер инде күрәсең – җирдә кайнашудан башка яши алмыйм, – дип сөйләде үзе турында Вероника Малышева. – Аннары әтием белән әнием Калиновка авылында йорт сатып алдылар. Мин ул вакытта шәһәрдән кайтып йөреп аларга бакча, өй эшләре белән ярдәм итә идем. Шул чакта булачак ирем Ваня белән дә таныштым. Аның белән очрашып йөри торгач, 1999 елда өйләнешеп тә куйдык. Һәм мин шушы Калиновка авылында бөтенләй төпләнеп калдым, – диде ул.
Дөньяны оныттыра торган җир
Авылда яши башлагач, Вероника Николаевнаның бакчачылыкка мәхәббәте тагын да арта. Ире Иванның әти-әнисе йортында күчү белән яшь килен эштән куркып тормый: бакчада көне-төне кайнаша, хуҗалыкта булган малларны да гомере буе авылда торган кеше сыман җитез, җиренә җиткереп карарага өйрәнә.
– Кияүгә чыгып биредә яши башлагач, барысына да төшенергә туры килде. Сыер да савырга өйрәндем, сарайда асралган дуңгыз, сарыклар һәм башка малны да ашатып, тәрбияләдем. Шулай да, күп вакытны бакчада уздырдым инде. Хәзер дә, ял көнне иртән бакчага чыксам – кара төнгә кадәр анда йөри алам. Җирдә эшләсәм дөньямны онытам инде, – дип көлде Вероника Малышева.
Шулайдыр шул. Чөнки Ма лышевлар гаиләсенең капка алдыннан ук биредә тырыш, эшкә кулы яткан кешеләрнең яшәвен аңлыйсың. Ак һәм кызыл кирпечтән салынган йорт алдында урнашкан балалар мәйданчыгы тирәсендәге клумбаларда аллы-гөлле петуньялар шау чәчәктә утыра, чирәмне дә вакытында чабып, ямьсезләнеп утырырга бирмиләр. Шулай да, чын гүзәллек гаиләнең ишек алдында яши. Йортның берничә урынында ясалма сулыкларда аксыл-сары, алсу төстәге төнбоеклар, роза чәчәкләре, шул ук петуньялар – саный китсәң, Малышевларда булган бар чәчәк төрен, исемен атап үтәргә кул-аяктагы бармаклар да җитмәс. Чәчәкләр бакчачыга рухи азык бирсә, алар белән янәшә үсеп утырган бәрәңге, кәбестә, баклажан, кишер, чөгендере һәм башкасы – тамак туклыгы өчен икәнен дә искәртеп үтәргә онытмады бакчачы ханым.
Орлыгы, үсентесе, уңышы да – үзләренеке
– Чәчәкләр, яшелчә орлыкларын кайлардан сатып аласыз соң? – дип кызыксынабыз бакчачы ханымнан.
– Аларның орлыкларын мин көздән үк үзем әзерләп куям. Кайбер чакта яңа чәчәкләр яки яшелчә төре үстерергә уйласам, сатып алам, кибетләрдә йөрим, кызыксынам, – дип җавап кайтарды Вероника Малышева. – Гаиләбез ишле булгач, һәр төр яшелчәне күпләп үстерергә тырышам. Әлбәттә эше дә күп була инде. Баклажаннар, ташкабаклар, помидоркыярлар җитешкәч, аларны эшкәртеп, кышлыкка дип консервалар яба башлыйбыз. Ходайның рәхмәте, миңа бу эштә кызларым Маша, Лиза, Настя булышалар. Гомумән, олы балаларым бакча эшендә минем зур ярдәмчеләрем. Гаиләбезнең иң кечкенә әгъзасы, улым Артем да көченнән килгәнчә кул арасына керергә тырыша. Кайвакыт балалар: «Әни, бу кадәр әйбер үстермәсәк тә була бит инде. Барыбер кыштан соң ябылган салатларның, компотларның бөтенесен дә ашап, эчеп бетереп булмый, алар кала бит», – диләр. Ләкин, артык карышып тормыйлар кушкан эшкә – булышалар. Аннары, артып калган ризык бездә бервакытта да әрәм булмый ул. Ул кунакларга, дусларга күчтәнәчкә китә, сирәкмирәк шәһәргә барып, анда да халыкка сатып җибәрәбез, – диде ул.
«Планнарда – кышкы бакча»
Вероника Николаевна бакчасы турында сәгатьләр буе сөйли ала. Аеруча чәчәкләре турында. Ул аларны бөтен җаны-тәне белән үлеп ярата. Һәр көн, йокыдан уяну белән өйдән чыгып, алар белән сөйләшә, баланы назлаган кебек сабакларына, яфракларына кагылып, хәлләрен белә.
– Чыккач та мин алар белән сөйләшәм. Шиңгән яфракларыннан, чәчәкләреннән арындырам. Кайсы бакча гөленең чәчәк атканын, ниндиләре бөреләнгәнен дә карыйм. Алар минем кәефемне күтәреп, сөендереп кенә торалар. Мин әнием, әбиемнең әнисе сыман чәчәкләргә гашыйк кеше. Күрәсең бу безнең нәселгә хас әйбердер инде. Мин бар төр чәчәкләрне дә үз итәм. Гади ромашкамы ул, купшы розамы – мөһим түгел. Булсыннар, үссеннәр генә, – дип, күңелен биреп сөйләде бакчачы.
Әлбәттә, героинябызның тәҗрибәсендә уңышсызлыкларга очраган чаклары да булган. Көздән өшеп, язын җирдән үсеп чыкмый калган чәчәкләр дә, яшелчәләрнең дә уңмаган чак лары – моның һәммәсе аша узган Вероника Малышева.
– Шундый чакларда: «Башка утрытмыйм мин аларны!» – дип күңелсезләнеп әйтсәм дә, барыбер үҗәтләнеп туңганнары урынына яңа үсентеләр утырта торам. Шундый инде мин, – диде Вероника ханым.
Әлеге вакытта бакчачының планнарында – кышкы бакча булдыру. Бу нияте тормышка ашсын өчен, Вероника Николаевна ире Иванның икенче бер эштән – мунча салудан бушаганын көтеп тора.
– Минем Ваня тимерне эретеп-ябыштыру эшен бик яхшы белә. Мунчаны эшләп бетергәч, аның ярдәме белән кышкы бакча төзү турында уйлап йөрим. Салкын вакытта шунда җирдә кайнашырга, яшелчә, чәчәк рассадасын үстерергә ниятлим. Чөнки өйдә үсентеләргә артык кызу, ә салкынрак урында алар яхшырак буйга җитә, ныклырак булалар, – диде Вероника Малышева.
Без исә Вероника ханымга үзенең яраткан шәгылендә уңышлар, бар теләкләренең, хыялларының тормышка ашуын теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев