Уналтынчы каттан егылган
Чаллыда 6 яшьлек бала 16нчы каттан егылды. Фаҗига 3 июль көнне 56нчы микрорайонда булды. 6 яшьлек малай туктап торган машина өстенә төшә.
Баланы ашыгыч рәвештә больницага алып китәләр. Әмма, медиклар тырышлыгына карамастан, баланың тормышын саклап кала алмыйлар. Әлеге факт буенча тикшерү органнары тикшерү эшләрен башладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев