Укытучыларга - ноутбуклар
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга укытучылар өчен 12 мең ноутбукка сертификат тапшырды.
Татарстанда «Киләчәк – Будущее» мәгарифне үстерү стратегиясе буенча 2010-2018 елларда 91 878 ноутбук сатып алынган, аларның гомуми суммасы 1,6 миллиард сумнан артып киткән. Узган ел педагогларга эшләү өчен 480 миллион сумга 12 мең ноутбук тапшырылган. Ә быел компьютерларны 382,5 миллион сумга сатып алачаклар. Финанслау чыганагы - бюджеттан тыш акча.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев