Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыздан – тәмле ашлар

Долма – виноград яфрагыннан голубцы.

Эчлек өчен 500 грамм фарш, 1/2 стакан дөге, 2 баш суган, 1 помидор, кечкенәрәк 1 кишер, тоз, кара борыч кирәк.
Иттарткычтан итне, суганны, помидорны, кишерне чыгарабыз, тозны, борычны тәменчә салабыз. Дөгене бүрттереп салабыз.
Матур, яшь виноград яфракларын юып, кайнар су белән пешеклибез.
Яфракка бер калак чамасы эчлек салып, конверт формасында төрәбез. Пешерә торган савытка тезеп салабыз, су өстибез. Өстенә тәлинкә куеп, 30 минут чамасы пешерәбез.
Соуска манып ашыйбыз. Соус өчен каймак, сарымсак, укроп, кинза, тоз кирәк. Каймак үзе генә булса да ярый.
Шулай ук долманы ясап куеп, суыткычта сакларга була. Соңрак кирәк булган саен пешереп аласың.
Пылау белән ашаган очракта долманы дөгесез генә, ит белән генә ясыйлар. 
Наилә Нургалиева.
Иштирәк авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев