Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Участок бәясен кайтарачаклар

2020 елның беренче кварталында ришвәтчелек өлкәсендә 31 закон бозу очрагы теркәлгән, җирле үзидарә органнарының законсыз дип табылган 23 актына карата 23 протест чыгарылган, судка 8 дәгъва хаты җибәрелгән. Бу саннарны коррупциягә каршы көрәш буенча комиссия утырышында район прокуроры Айрат Галимәрдәнов хәбәр итте. 

Норматив хокукый актларның проектлары фикер алышуга чыгарганчы район прокуратурасында коррупциягә каршы экспертиза уза. Прокуратура хезмәткәрләре авыл җирлеге һәм район советы утырышларында катнаша. 
Хокук бозулар, нигездә, законсыз үзләштерелгән җир участоклары белән бәйле. Әйтик, 2019 елның 24 декабрендә район суды законлы нигезләре булмаган килеш 461120 сумлык җир участогы алган К. һәм Ш. фамилияле ике гражданинны гаепләү карары чыгарды. Алар 2013 елда Кече Шилнә авыл җирлегенең Олы Шилнә авылында урнашкан 10000 кв. метр участокны законсыз гына биләп алырга уйлаганнар. Милекне үзләренеке итү өчен дәүләт теркәве федераль хезмәтенең Тукай районы буенча идарәсенә 2013 елда ук күчемсез милек объекты турында ялган декларация тапшырганнар. Шуның өстенә, җир участогында бөтенләй булмаган, төзелмәгән мунчаны да теркәгәннәр. Алга таба Ш. исеменә фиктив рәвештә теркәлгән җир участогына документларны, вазифадагы затларны алдап, район башкарма комитетына тапшырганнар. Башкарма комитет җитәкчесе дә, алдану нәтиҗәсендә, әлеге участокны Ш.ның милке итеп теркәү турында карар чыгарган. Шулай итеп, Тукай районы башкарма коитетына 416120 сумлык зыян килгән. Тикшерүдән күренгәчә, шушы ук кишәрлек К.га да милек итеп теркәлгән. 
РФ Гражданлык кодексының 1105 маддәсе нигезендә, милек хуҗалары Ш. һәм К. бүген участокның үзен район башкарма комитетына кайтара алмаганлыктан, аның бәясен кайтарырга тиешләр. 
Район прокурорының әйтүенчә, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең, аларның ирләренең яки хатыннарының, балигъ булмаган балаларының да керемнәре, чыгымнары, милекләре турындагы мәгълүматларның тулылыгы, дөреслеге тикшерелеп тора. 2019 елда, әйтик, дөрес һәм тулы булмаган мәгълүмат бирүнең 35 очрагы ачыкланган. Нәтиҗәдә вазифадагы 15 зат дисциплинар җаваплылыкка тартылган. 
Быел керемнәр турында мәгълүмат бирү август аена калдырылды, тикшерүләр дә шуннан соң узачак. 
Быел шулай ук муниципаль учреждение җитәкчесенең мәнфәгатьләр конфликтын көйләү буенча чаралар күрмәү факты билгеле булган. Җитәкче ирен үз оешмасына эшкә урнаштырган, ләкин шәхси мәнфәгатьләр турындагы уведомлениене район башкарма комитетына җибәрмәгән. Вазифадагы зат, хокук бозган өчен, дисциплинар җаваплылыкка тартылган. 
2019 елда ачылган коррупцион характердагы хокук бозулар нигездә җир мөнәсәбәтләре белән бәйле. Шулардан 7 җинаять эше вазифадагы вәкаләтләрдән артыгын файдалану, 3есе вак ришвәт бирү белән бәйле.
Шуларны истә тотып, район прокуроры хокук саклау органнары җитәкчеләрен бу мәсьәләгә аерым игътибар бирергә чакырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев