Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уңайсыз хәлгә калмыйк

Авылларда яшәүчеләр үзара салым акчасына юллы булулары, зиратларның төзекләнүе, урамнарның яктыртылуы, суүткәргечләрнең яңартылуы һәм башка шундый зур эшләр эшләнүе турында сөенеп сөйли. Аны җыюга халык ияләшеп бетеп бара.

Теләнче Тамак авыл җирлегендә быел үзара салым җыю планы 90 процентка үтәлгән. Җирлек башлыгы Рамил Нәҗметдинов белдергәнчә, оешмалар, учреждениеләр, һәр елдагыча, авыл халкы белән бер булып башкарган бу эшне. 
«Үзара салым җан башыннан йөзәр сум җыелганда башкарган эшләр күзгә бәрелеп тормый иде. Узган ел бишәр йөз сум итеп билгеләгән идек, дәүләт ярдәме дә саллырак булды», – ди авыл җирлеге башлыгы. Теләнче Тамак авыл җирлеге авылларының һәркайсында күпме дә булса төзекләндерү, төзелеш эшләре башкарылган. Таулык авылында мәдәният йорты территориясен чистартканнар. Анда хәзер балалар өчен уен мәйданчыгы урнаштыралар. Хуҗи авылында асфальт юлларның чокыр-чакырларын ямаганнар, вак таш түшәп юлларны төзекләндергәннәр. Казаклар һәм Останково авылларында зиратлар яңа коймалар белән әйләндереп алынган. Теләнче Тамакта Тау ягы, Сельхозтехника, Яшьләр урамнарында юлларга вак таш түшәп чыкканнар.
Быел да референдумда күпчелек үзара салымны яклап тавыш биргән. Аны 500 сум итеп калдыру турында килешкәннәр. Авыл җирлегендә яшәүчеләр бергәләп киңәшеп, быелга эшләнәсе эшләрнең планын төзегәннәр. 2020 елда Останково авылында зиратны койма белән әйләндереп алу, Таулык авылында Луговая урамы юлларын вак таш түшәп ремонтлау планга кертелгән. Хуҗи авылында су үткәрү системасы иске, аны яңартырга кирәк. Казаклар авылында юлларны ремонтлау каралган. Теләнче Тамакта Татарстан, Тукай, Красноармейская урамнарында юлларга вак таш түшәү күз алдында тора.
Узган ел салым җыю планы 80 проценка үтәлгән булса, быел 90 процентка җиткән. Бүгенге көнгә җирлектә 585 мең сум үзара салым акчасы җыелган. Хөкүмәттән дүрт тапкыр артып кайтканны кушкач, ул 2,9 млн сум була. «Бу эшләрне бер авыл җирлеге бюджеты белән генә башкарып чыгарлык түгел. Шуңа күрә бу чараның кирәклеген аңлап, актив катнашучыларның барысына да зур рәхмәт, – дип дәвам итә Рамил Шәрипҗанович. – Өлкән кешеләр, эшләгән эшегез күренә дип, үзләре бирә. Безгә Чаллы якын, кайта-китә яшәүчеләр бар, менә алар белән кыенрак. Һәр кеше белән очрашып сөйләшү өчен өйдән-өйгә йөрдек. Бу эштә безнең төп ярдәмчеләр – җирлектәге учреждениеләр, оешмалар хезмәткәрләре, иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре. Бергәләп алындык». 
Әйе, бердәм булганда куйган максатларга һәм тирә-ягыбызның төзеклегенә ирешергә мөмкин. Авылдашларының күпчелеге төзелешләргә үз өлешләрен керткәндә, битараф булып читтә калучыга таныш-белеш һәм күршеләре алдында уңайсыз булмас микән? Мөмкинлекне кулдан ычкындыру булып чыга бит.
/ Фото Теләнче Тамак авыл җирлегеннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев