Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төзәтмәләр – безнең файдага

25 июньдә районның Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү башланды. Ул 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Тукай районында 44 участок эшлиячәк. Сайлауларның беренче көненнән үк тукайлылар активлык күрсәтә.

Район башлыгы Фаил Камаев республика вәкиле – Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин белән Олы Шилнә авылындла урнашкан 2648 номерлы сайлау участогында булдылар. 
Район башлыгы әлеге сәяси вакыйганың мөһимлеген ассызыклады, аннан беркем дә читтә калырга тиеш түгел. Конституциягә төзәтмәләр Россия Федерациясен ныгытуга, Президент Владимир Путин җитәкчелегендә илнең тотрыклылыгын саклауга юнәлдерелгән. Фаил Камаев бүгенге шартларда барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәргә кирәклеген дә әйтеп үтте.  Тавыш бирүдә катнашучыларның барысы да саклык чаралары белән тәэмин ителгән. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев