Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Тылсымлы куллар» бездә кунакта

Теләнче-Тамак авыл китапханәсендә «Тылсымлы куллар» балалар журналының баш мөхәррире Ландыш Фазуллина белән очрашу узды. Ул балаларга журналның барлыкка килүе тарихы, журнал битләрендәге бәйгеләр турында сөйләде.

«Әлбәттә, журнал заманчалыгы, бай эчтәлекле, мавыктыргыч булуы, сыйфатлы кәгазьдә эшләнүе белән аерылып тора. Һичшиксез, нинди генә балалар журналы булмасын, аларның һәркайсында кызыклы табышмаклар да, әкиятләр дә, башваткычлар, рәсем ясау күнекмәләрен булдыру өчен биремнәр дә, уеннар да, әйләнә-тирәне танып белүгә корылган материаллар да булырга тиеш. Болар барысы безнең журналда да урын ала. Ә менә мастер-класслар, ачык дәресләр, логиканы үстерү өчен күнегүләрнең дә нәни дусларыбызга тәкъдим ителүе безне татар телендә басылучы балалар журналларыннан аерып торучы үзенчәлегебез, минемчә» - дип фикерен белдерде кунагыбыз.

Чыннан да, төсләргә бай, мавыктыргыч бу журналны балалар бакчасы яшендәге балалардан алып башлангыч класс балаларына кадәр яратып укыйлар. Чөнки монда аларның иҗади сәләтләрен, белемнәрен үстерүче бай эчтәлекле бүлекләр бастырылып чыга. Әхлакый тәрбия бирүдә дә зур эш башкарыла бу журналда. Болар барысы да татар халкыбызның матур традицияләре аша бирелә. Шуңа күрә журналның логотибы түбәтәй-малай белән калфак-кыз булуы да юкка гына түгел.

         Ландыш ханым балаларга кызыклы мастер-класс белән килгән: агачтан чәчәк формасында булган брошь ясарга өйрәтте. Балалар зур кызыксыну белән эшне башкардылар. Соңыннан ул балаларга «Тылсымлы куллар» журналын, ә китапханәгә - казан сөлгесен бүләк итте.

         Бу очрашу балаларның исендә озакка сакланыр дип өметләнәбез. Чөнки Ландыш Фазуллина аларга эстетик тәрбия, иҗади сәләтләрне үстерүгә этәргеч бирде.

 

Теләнче-Тамактан баш китапханәче Рамилә Сагдеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев