Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Туңудан коткарганнар

Тукай районында ике ир-егетне туңудан коткарганнар.

12 январь көнне төнге икенче яртылар тирәсендә диспетчер хезмәтенә ярдәм сорап шалтыраталар. Ике ир-егет, коткаручылар фаразлавы буенча, балыкчылар, машиналары кабынмавы турында хәбәр итә. 6нчы номерлы зона эзләнү-коткару отряды башлыгы Фәнис Хаттапов хәбәр итүенчә, Бәтке авылына таба дежур смена китә. Чаллы кешеләрен шул авыл янындагы юлда табалар. Тиешле ярдәм күрсәткәч, аларны якындагы ягулык салу станциясенә илтеп куялар. Анда ир-егетләр такси чакыртып, өйләренә кайтып китә.
Коткаручыларга нинди телефон номеры буенча шалтыратырга кирәк? Без «Якты юл» газетасының Инстаграм битендә язылучыларга шундый сорау бирдек. Сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, җавапны күпләр белми. Татарстанның бердәм диспетчерлык хезмәтенә мөрәҗәгать итәр өчен 112 номерын җыярга кирәк. Кәрәзле телефоннан да бу номер нәкъ шулай, бернинди саннар яки билгеләр өстәмичә җыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев