Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Тургай» – бәхетле балачак иле

Тукай районында соңгы елларда мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре ачуга зур әһәмият бирелә. Заманча, зәвыклы итеп төзелгән бакча биналары сафка баса. Әйтик, узган ел Иске Җирекледә, быел Әҗмәкәйдә яңа бакчалар файдалануга тапшырылды. 

Иске Җирекледәге «Тургай» балалар бакчасы 2019 елның 20 февралендә ачылган иде. Биредә ике чыгарылыш булып өлгерде инде. Быел 15 бала мәктәпкә озатылды. Бакча мөдире Лариса Андреева белдергәнчә, яңа уку елында бирегә 140 бала йөриячәк. Аларның күпчелеге Иске Җирекледән. Шулай ук тирә-күрше авыллардан йөрүчеләр һәм килергә теләүчеләр күп икән. 
– «Тургай» – көтеп алынган бакча. Урыннарыбыз тулы. Балалар бирегә бик яратып йөри. Әти-әниләр канәгать, – дип сөйли Лариса Николаевна. – Минем үземә дә кече баламны шушында йөртү насыйп булды. Барлык әти-әниләр исеменнән район башлыгы Фаил Камаевка рәхмәт белдерәм. Районыбызда бик кирәкле социаль объектлар төзелә. Матур, тыныч тормыш итү өчен бу бик мөһим бит. 
«Тургай»да нәниләр көндәлек режим белән яшиләр, вакытында ашыйлар, уйныйлар, түгәрәкләрдә шөгыль-ләнәләр, саф һавада булалар. Аларның сәламәт булып үсүе өчен бакчада бөтен шартлар тудырылган. Иркен якты уен һәм йокы бүлмәләре, музыка, спорт залы һ.б.лар матур итеп бизәлгән, җиһазланган. Балалар белән эшләүче персонал да тату коллектив булып тупланган. Тәрбиячеләрнең күбесе беренче категорияле. Татар теле белгече, логопед, психолог, физкультура инструкторы эшли. Яңа уку елыннан музыка, бию, йога түгәрәкләре ачыла. Узган уку елында инглиз теле түгәрәге эшләгән. Хәтта инглиз телендә әкият тә сәхнәләштергән булганнар, тик пандемия аркасында балаларга күрсәтә алмый калганнар. 
«Тургай» балалары бәйге һәм фестивальләрдә теләп катнашалар. Узган ел «Колибри» республика эстрада сәнгате конкурсында катнашып, дипломга ия булганнар. «Всезнайка» республика бәйгесендә балалар беренче, икенче, өченче урыннарны яулаганнар. Район күләмендәге бәйгеләрдә чыгыш ясаганнар. Быелгы уку елына да планнары билгеләнгән инде. 
Бакчага кунаклар да килә. Мисал өчен, узган ел «Тургай»да Тукай районына килгән Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы вәкилләре булып китте. Биредә тәрбия-ләнүче нәниләр аларга үзләренең бию осталыкларын күрсәттеләр. Кунакларның бик күңеле булды.
Бакча мөдире әйтүен-чә, Иске Җирекле авыл җирлегендә балалар саны елдан-ел арта. Биредән чыккан балалар өчен авылыбызда мәктәп булса, бигрәк тә әйбәт булыр иде, дигән фикердә ул. Фикерен дәлилләп саннар да китерә: 2022 һәм 2023 елларда «Тургай»дан 30ар бала тәрбияләнеп чыгачак, 2024 елда аларның саны 70 булачак икән. «Күпчелеге – үзебезнекеләр, ягъни Иске Җирекле балалары. Мәктәп бик кирәк безгә», – ди Лариса Андреева.

/ Фото «Тургай» балалар бакчасыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев