Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукайлының иҗади эше халык анимацион фильмына керәчәк

ТАССР оешуының 100 еллыгына багышлап апрель-май айларында үткәрелгән «Татарстан гасыры-2» Халык мәгарифе анимацион проектында республиканың 43 районыннан, шул исәптән безнең районнан да, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән мәктәп укучылары катнашкан иде. Конкурска районның Кнәз мәктәбе 100 эш тәкъдим иткән. Шушы көннәрдә бәйгенең нәтиҗәләре дә билгеле булды – исемлектә Яна Ямалтдинова да бар.

– Яз көне «Татармультфильм» студиясеннән әлеге конкурс турында хат килеп иреште. Шул хат нигезендә 1-11 сыйныф укучыларын рәсем бәйгесенә әзерләдек, – дип аңлата Кнәз мәктәбе директоры Елена Крупнова.
«Районның истәлекле урыннары» дип аталган Республика балалар рәсем конкурсында мәктәптән 100 укучы катнашкан. Алар өчен «Татармультфильм» студиясенең өч вәкиле, мәктәпкә килеп, анимация һәм иллюстрацияләр буенча мастер-класслар үткәргән.
– Балалар районның тарихи урыннарын, табигатен чагылдырган рәсемнәр ясады. Әлеге эшләр «Татарстан гасыры-2» халык анимацион фильмына керәчәк дип, барлык эшне дә «Татармультфильм» вәкилләре Казанга алып китте, – дип сөйли мәктәпнең сәнгать укытучысы Лилия Хөрмәтуллина.
Нәтиҗәдә, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Иҗтимагый палатасы белән берлектә «Татармультфильм» оештырган республика балалар иҗат конкурсы катнашучылары арасында иң яхшы иҗади эшләр авторлары билгеләнгән.
– Шушы көннәрдә бәйгедә Яна Ямалтдинова җиңгән дигән сөенечле хәбәр килде, – ди Елена Ивановна конкурс нәтиҗәләре турында.
Яна 9 сыйныфта белем ала. Мәктәптән тыш ул Яр Чаллы шәһәренең 2нче номерлы балалар сәнгать мәктәбендә укый. Үзе бик тыйнак кыз.
– Балачактан ук рәсем ясарга, иҗат итәргә яратам. Конкурска табигать кочагындагы чиркәү янында китап укып утыручы кызны һәм аның белән сөйләшеп торучы әбине ясадым. Бәйгедә җиңгәнне миңа сыйныф җитәкчем Любовь Михайловна әйтте. Әлбәттә, бу көтелмәгән, әмма минем өчен бик сөенечле хәбәр булды, – дип тәэсирләре белән бүлешә җиңүче кыз.
Шушы көннәрдә ул «Татармультфильм» студиясенә Казанга барган. Биредә «Татарстан гасыры-2» халык анимацион фильмын тәкъдим иткәннәр. Конкурста җиңгәне өчен Яна Ямалтдинова диплом һәм GPS сәгать-телефон белән бүләкләнгән.
Әлеге уңыш белән генә чикләнмичә, кыз киләчәктә дә бәйгеләрдә катнашырга планлаштыра.
– Мәктәпне бетергәч тә тормышымны рәсем сәнгате белән бәйләргә, дизайнер булырга хыялланам, – дип сөйли ул.

Фото Любовь Ерхова тарафыннан бирелде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X