Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукайлылар Яңа ел бәйрәменә әзерләнә

Яңа елга әле шактый вакыт калып барса да, бу бәйрәмгә алдан әзерләнүчеләр аз түгел. Кемдер бәяләр артканчы яки вакыты җиткәч йөгереп йөрмим әле дип кибетләрдән бәйрәм табынына азык-төлеген, йорт эченә уенчык-мазарын, ясалма чыршысын алып куя. Икенчеләр исә, түзмәс җаннар, беренче кар яву белән өен бизәргә тотына. Ә менә өченчеләре Яңа елда көтелә торган кечкенә «каникуллар»ны оештыру белән шәгыльләнә: авылдагылар – шәһәргә, шәһәрдәгеләр авылларга кунакка кайтырга уйлый.    

Ничек кенә булмасын, «Мин Яңа елга әзерләнмим», – дип авыз тутырып әйтүче кеше дә бераз гына булса да хәйләли. Көтәме, көтмиме ул Яңа елны, ләкин эченнән генә үзе дә абайламыйча, шул бәйрәм алды әвеш-тәвешендә буталып йөри башлый. 
Менә без дә бу санда районыбызда яшәүчеләр белән Яңа елны уздыру, бәйрәмгә әзерлек һәм планнар турында сөйләшеп алырга булдык әле. 

Рөстәм Гарипов, 42 яшь, физкультура укытучысы, Комсомолец поселогы: 
– Яңа елга әзерләнмичә генә булмый инде ул – әлбәттә, әзерләнәбез. Декабрьнең 2сендә үк өйнең түр урынына чыршы утыртып куйдык. Аннары аны да, өй эчен дә бөтен гаиләбез белән җыелышып, бик матур итеп бизәп алдык. Шунда ук ниндидер бер күңелле бәйрәм алды мохите туды, күңелләр күтәрелеп китте.  

Ясминә Гуссамова, 6 яшь, Түбән Суыксу авылы:
– Мин Кыш бабайны бик нык көтәм. Шуңа күрә аңа күчтәнәчкә шигырь ятларга җыенам, балалар бакчасында да апалар белән җырлар өйрәнәбез. Без өйдә кечкенә генә чыршы да куйдык инде. Аны энем Малик, әнием Айгөл, әтием Марсель белән бизәдек, кәгазьдән кар бөртекләре кистек.   

Миләүшә Фатыйхова, 51 яшь, базарда эшли, Боерган авылыннан:  
– Ел саен Яңа ел бәйрәмен өебездә гаиләбез белән җыелышып, бик матур итеп үткәрәбез. Быел да ул гадәттән читләшергә җыенган юк. Декабрьнең 15ләрендә чыршы куярга, өйне бераз бизәп алырга җыенам. 

Ольга Павлова, 31 яшь, балалар бакчасында эшли, Новотроицкое авылы: 
– Күп кеше өчен Яңа ел ул гаилә бәйрәме, шуңа күрә аны өйдә якыннарыбыз, туганнарыбыз белән каршылыйбыз. Мин дә аны шулай дип кабул итәм һәм бик көтәм. Ә менә әзерлек мәсьәләсенә килгәндә, быел бик ашыкмаска булдык әле. Чыршыны да, башка төр эшләрне дә көне җиткәндә генә эшләрбез дип хәл иттек. Алдан мәшәкатьләнеп йөргәч, ничектер бәйрәм хисе тарала, ардыра дип әйтимме соң? 

Юрий Васильев, 32 яшь, Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы: 
– Күбебез эчтән генә әзерләнеп йөри инде аңа. Яңа елга кадәр күптәннән сузылып йөргән эшләрне бетерергә тырышабыз, бәйрәм табынына азык-төлек юллап кибетләргә дә йөгерәбез. Шәхсән без гаиләбез белән бәйрәмгә көне җиткәндә генә әзерләнүне хуп күрәбез. Быел да чыршы бизәү кебек күңелле мәшәкатьләрне ай ахырына, 20ләренә калдырып торабы.

Зөлфия Хәлиуллина, 49 яшь, Иске Дөреш авылы: 
– Яңа елга эчтән генә әзерләнеп йөрим инде мин. Хатын-кыз буларак шул бәйрәм табыны турында уйлыйм, яңа рецептлар эзлим. Якыннарымны, балаларымны нәрсә белән булса да сөендерәсе, күңелләрен күрәсем килә. Аннары, бер әзерләнә башласам, мине туктатып булмый ул. Күсе елында тугач, кая барсам да шул җәнлек сыман бар нәрсәне ташыйм: урманга, кибеткә керсәм дә барын да җыеп чыгам (көлә).

Надежда Галицкая, Комсомолец авылы:
– Яңа елны гаилә бәйрәме итеп кабул итәм мин, шуңа күрә аны гадәттәгечә өйдә уздырачакбыз. Киләсе атнада өйне яхшылап җыештырырга, бар җирне юып чыгарга уйлыйм. Яңа ел алдыннан шулай йортны тәртипкә кертү күптән килгән күркәм гадәт бит. Аннары, бәйрәмгә улыбыз кайткач, аның гаиләсе белән бергәләп ясалма чыршыны бизәячәкбез. Чын нарат яки чыршы агачын куймыйбыз, кызганабыз. 

Резеда Шмелева, җирле җәмәгать узидарәсе рәисе, Суровка авылы: 
– Эш буенча бәйрәмгә әзерләнә башладык инде. Яңа ел белән балаларны котларга планлаштырабыз, аларның исемлекләрен төзибез. Ә болай кибетләр буйлап йөрергә, өйне бәйрәмчә бизәргә иртәрәктер дип саныйм, шуңа бу хакта уйлаган юк әлегә.  

Айназ Гыйльфанов, 15 яшь, Калмия мәктәбе: 
– Яңа елга әзерләнәбез инде. Олы апам Айзилә, кечкенә апайларым Илһам һәм Язгөлем белән чыршыны бизәп куйдык, өй эчен гирляндалар белән дә матурладык. Кечкенә сеңлем белән энем Яңа елны бик көтәләр инде, Кыш бабайдан бүләк тә аласылары килә, бу хакта күп сөйлиләр. Бәйрәмне исә без авылда гаиләбез белән уздырырга җыенабыз. 

Алсу Тимерханова әзерләде


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев