Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукайлылар тавыш бирү участокларына актив килә

Бүген тукайлылар алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлый. Район буенча 44 сайлау участогы иртәнге сәгать 7дә ачылды һәм алар сайлаучыларны 20:00 сәгатькә кадәр кабул итәчәк. Көн дәвамында аларга 30 меңнән артык сайлаучы килүе көтелә. Бу вакытка барлык тукайлыларның 32 проценты тавыш бирде. Сайлауларның чисталыгын күзәтүчеләр тикшерә күзәтә һәм һәрбер участокта хокук саклау органнары вәкилләре эшли.

Бәтке авыл җирлегендә 38нче Зәй бермандатлы сайлау участогы эшли. Бу – иң эре сайлау участокларының берсе, барлыгы 3 меңгә якын сайлаучы теркәлгән. Бәткелеләр иртәнге сәгатьләрдән үк бүгенге сәяси вакыйгага җаваплы карап, үзләренең гражданлык бурычларын үтәргә килгәннәр.

Иртәнге 7:30да инде 80гә якын кеше тавыш бирергә өлгерде. Тавыш бирүчеләрне җыр-биюләр белән авылның “Ладушки” рус халык ансамбле каршы ала. Биредә үк авыл халкы коймак, кайнар чәч белән сыйлана ала.

“Р-Агро” хуҗалыгында эшләүче ирле-хатынлы Наталья һәм Александр Пономаревлар иң беренчеләрдән булып үз тавышын бирде.

– Мин механизатор, Наталья сыер савучы булып эшли. Икебезнең дә хезмәт стажы 20 елга якын. Аллага шөкер хуҗалык тарафыннан йорт салып бирделәр, рәхәтләнеп эшлибез, бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Аграрийлар өчен бүген кызу чор – икмәк язмышы хәл ителә. Әмма аннан да ким булмаган әһәмияткә ия вакыйга бар. Ил, республика, район, авылыбыз язмышына битараф кала алмыйбыз, шуңа тавыш бирергә килдек. Безнең иминлегебез, тынычлыгыбыз, мул яшәвебез дәүләт белән идарә иткән кешеләрдән тора. Республика киләчәге – безнең дә киләчәк. Шөкер, бүген хуҗалыгыбыз эшли, көннән-көн үсә, авыл кешеләренә эш урыннары бар. Авылыбызның социаль-икътисади үсеше дә бер урында тормый. Парк, яңа юллар һәм башка шундый объектлар – үзгәрешләр санап бетерерлек түгел. Болар барысы да ил башында ышанычлы кешеләр торуына бәйле, – ди Александр Пономарев.  

Республика өчен мөһим көнне хуҗалык эшчеләренең эш көне гадәттәге кебек иртәнге 5тә башланмаган. Хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыйпов бөтен җитдилекне аңлап, эшчеләргә тавыш биргәннән соң эш урыннарына киләргә рөхсәт биргән.

Эльвира Абдуллина фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев