Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукайлылар «Бакча»да

Казан агросәнәгать паркында чираттагы мәртәбә «Бакчачы көне – Бакча-2020» дип аталган бакча хуҗалыгы фестивале үтте. Узган елдан башлап республикада Бакчачы көнен сентябрьнең беренче яртысында үткәрә башладылар. Яңа уңышларын презентацияләргә республиканың 17 районыннан 100дән артык җитештерүче килгән иде. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Тукай районы делегациясе составында район башлыгы Фаил Камаев, бакчачылар ассоциациясе рәисе Дмитрий Волков, «Яблочко», «Весна-1», «РИЗ-1» бакчачылык ширкәтләре рәисләре Элеонора Гомәрова, Галина Мельнова һәм Роман Журавлев, «РИЗ-1» бакчачылары Анатолий Негодяев һәм Рамил Фәсхетдинов, шәхси эшмәкәр Альбина Таһирова бар иде. 
– Без декоратив үсемлекләр питомнигы тотабыз, – дип сөйли Альбина Таһирова. – Чәчәкләр бит җәй, бәйрәм символы. Шуңадыр безнең чүлмәкләрдәге чәчәкләребезгә бәйрәмдә ихтыяҗ зур булгандыр. Без бегония, эпомея, астра, роза, вероника һәм башка декоратив чәчәкләр алып бардык. Бар кешенең дә бит җәйне тагын да озынайтасы килә. Күренеп тора, халык бәйрәмнәргә сусаган. Оештыручылар да бик нык тырышкан – чара ачылганнан алып ахырга кадәр җыр-биюләр тынып тормады. Тамашачыларга безнең районның мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән концерт программасы бик ошады. Минем карашка, күргәзмә дә үзенчәлекле булуы белән аерылып торды. Башка катнашучылар җиләк-җимешләр һәм яшелчәләр алып килсә, безнең өстәлләрдә исә чәй һәм бал урын алды. Бизәкләү чаралары буларак та борынгы әйберләр кулланылды. 
Анатолий Негодяев яшелчә һәм җиләк-җимешләр тәкъдим итте. Рамил Фәсхетдинов чәй, как һәм цукаты әзерләгән. Галина Мельнова исә бал алып килде. Элеонора Гомәрова компот, джем, кайнатмалар, яшелчәләрдән төрле әзерләмәләр тәкъдим итте. Күргәзмә Роман Журавлев җитәкчелегендә оештырылды. 
Тукайлыларның бакча байлыкларын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та карады. Ул быелгы пандемия чорында бакчачыларның аерата актив эшләвен билгеләп үтте, чөнки үзеңә файдалы шөгыль табу кирәк иде. «Үз бакчасы булган кеше беркайчан да тик тормаячак, ул чиста продукция белән тукланачак, кышка кайнатмаларын, яшелчәләрен ябып куячак. Без киләчәктә бакчачылар хәрәкәтенә ярдәм итәчәкбез, программаларны да эшләтәчәкбез», – диде ул. 
Тукай районы бакчачылык ширкәтләре саны буенча лидерлар рәтендә – алар бездә 97. Бакча участокларының хуҗалары – Яр Чаллы шәһәрендә яшәүчеләр. Күпләр бакчаларда ел әйләнәсенә яши. Соңгы елларда ширкәтләрне төзекләндерү буенча актив эш бара. Олы ярдәмне республика күрсәтә. Икенче елын инде өстәмә финаслау программасы эшли. Аның кысаларында быел «Искра», «Бриз», «Дружба», «Транспортник», «Солнечное» бакчачылык ширкәтләрендә юллар ремонтланды, «Лесное», «Шилнә», «Бриз», «Дубравушка» ширкәтләрендә электр линияләре өлешчә яңартылды, «Бриз», «Весна-1», «Весна-2», «Лазурный», «Искра» шикрәтләрендә су үткәрелде. Бу эшләр дәвам итәчәк. Район башлыгы Фаил Камаев бакчачыларны районда тулы хокуклы яшәүчеләр дип саный. Шуңа күрә аларга уңай яшәү шартлары тудыру яклы. 
Тукай районы бакчачылары бәйрәмнән бүләкләр белән кайтты. «Весна-1» бакчачылык ширкәте рәисе Галина Мельнова ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан рәхмәт хатына лаек булды. «РИЗ-1» бакчачылык ширкәте рәисе Роман Журавлев ТР Бакчачылар союзының Почет грамотасы алды. Шулай ук Тукай районын «Бакчачы көне-2020»нең иң яхшы экспозициясе» бәйгесендә диплом белән бүләкләделәр. 
Дмитрий Волков белдерүенчә, киләчәктә мондый чараны Тукай районы территориясендә уздыру ниятләнә. «Без инде бу идеяне бәлки быел ук тормышка ашырган булыр идек, коронавирус пандемиясе планнарны үзгәртте. Киләсе елга теләгебез тормышка ашар дип уйлыйм, – дип бүлеште ул. 

 / Рөстәм Зәкиев фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев