Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукайлылар «Бакчачы көне»ндә

4 сентябрьдә «Казан» агросәнәгать паркы мәйданында «Бакчачы көне-2021» күргәзмә-ярминкәсе үтте. 

Үзләре җитештергән продукцияне Казан, Яр Чаллы, Лаеш, Тукай, Чистай, Яшел Үзән, Алексеевск, Биектау, Түбән Кама, Питрәч, Югары Ослан районнары бакчачылык ширкәтләре тәкъдим итте. Күргәзмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та карады. Ул ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров белән авыл хуҗалыгы продукцияләре палаткаларында булды. 
Чарада Тукай районы бакчачылары да катнашты. «Станкостроитель» бакчачылык ширкәте рәисе Сергей Быстров ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бакчачылык хәрәкәтен үстерүгә керткән саллы өлеше өчен Сергей Быстров ТР Бакчачылар союзы бүләкләренә дә лаек булды: аңа союзның Мактау грамотасы һәм кыйммәтле приз – электр триммеры тапшырылды. «Искра» бакчачылык ширкәте рәисе Валерий Медведевка ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты һәм төзелеш кибетенә сертификат бирелде. 

/ Рөстәм Зәкиев фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев