Тукайга кайтабызмы?
“Россиянең бөек исемнәре” проекты кысасында, илнең халыкара һәм федераль әһәмияттәге 40лап аэропортына күренекле шәхесләрнең исемнәре биреләчәк.
Кичә Татарстандагы “Казан” һәм “Бигеш” аэропортларына күренекле шәхесләрнең исемнәрен кушу буенча тавыш бирүнең яңа этабы башланды. Ул арада башкала аэропорты диварындагы зур экранда Габдулла Тукай шигырьләреннән өзекләр пәйда булды.
“Россиянең бөек исемнәре” проекты кысасында, илнең халыкара һәм федераль әһәмияттәге кырыктан артык аэропортына күренекле шәхесләрнең исемнәре биреләчәк. Әлеге исемлектә Татарстанның ике “һава капкасы” да бар. Тавыш бирүдә теләге булган һәркем катнаша ала. Кичә бу эшнең икенче этабы башланды. Ул 7 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Нәтиҗәдә финалга чыгасы өчәр исем билгеле булачак. Җиңүчеләрне исә www.Великиеимена.рф сайтында ачыклаячаклар.
“Казан” һәм “Бигеш” аэропортлары өчен, “Россиянең бөек исемнәре. Татарстан Республикасы” проектының “ВКонтакте” һәм “Одноклассники”дагы рәсми төркемнәренә кереп, шулай ук, Татарстан дәүләт хезмәтләре порталы һәм кесә телефонындагы “Услуги РТ” кушымтасы аша тавыш бирергә мөмкин. Моннан тыш, Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үзәге белгечләре дә республикада яшәүчеләр арасында сораштыру үткәрәчәк, дип көтелә. Боларның барысын да исәпкә алып, өчәр исем финалга чыгачак та инде. Тавыш бирүнең икенче этабында һәр аэропорт өчен тугыз исем тәкъдим ителгән. Аларны тавыш бирүнең беренче этабы барышында сайлап алганнар. “Исемлектә тәкъдим ителгән шәхесләрнең барысы да хөрмәткә лаек. Шуңа күрә тавыш бирүнең икенче этабына үтүчеләрне сайлап алу шактый катлаулы иде. Бу – берничә баскычтан тора торган эш. Әмма шул рәвешле генә без республикада яшәүче мөмкин кадәр күбрәк кешенең фикерен белә алачакбыз”, – ди Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин.
“ВКонтакте” социаль челтәрендә, мәсәлән, “Казан” аэропортына бөек шагыйребез Габдулла Тукай исемен бирергә теләүчеләр күбрәк. Кичәге көнгә ул 27 проценттан да күбрәк тавыш җыйган. Икенче урында – авиация тармагының данлыклы конструкторы Андрей Туполев (24 процент чамасы). Өченче урында – Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев (14 процент). “Бигеш” аэропортына күпчелек “Түбән Кама нефтехим”га нигез салучыларның берсе булган Николай Лемаев исемен бирү яклы. Татарстанда яшәүчеләрнең 25 проценты шул фикердә. Беренче өчлеккә химик Дмитрий Менделеев (18 процент) һәм шагыйрь Һади Такташ (10 процент) исемнәре дә эләккән.
“Исемлектә Тукайны күргәч, башкаларына игътибар да итмәдем, – дип сөйләгән Татарстанның Иҗтимагый палатасы әгъзасы Марат Ганиев “Татар-Информ” хәбәрчесенә. – Габдулла Тукай – татар әдәбиятына һәм хәзерге әдәбиятка нигез салучы бөек шагыйрь. Аэропортка аның исемен бирсәк, шәһәр үзәгендәге таш һәм бронзадан эшләнгән һәйкәл ише генә түгел, ул күпкә дәрәҗәлерәк, лаеклырак булачак”. “Һава капкасы”на Тукай исемен бирү туристларда татар тормышына карата кызыксыну уятачак, дип тә исәпли Марат Ганиев. Кичә “Казан” аэропорты диварында зур экран да барлыкка килде. Анда Габдулла Тукай шигырьләреннән өзекләр тәкъдим ителә. Әлеге акция бик күпләрдә кызыксыну уятырга өлгерде инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев