Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районының иң өлкән кешесе мәңгелек дөньяга күчте

103 яшендә Тукай районының иң өлкән кешесе Фатыйма әби Мөхәммәтгарип кызы Мөхәммәтгарипова вафат булды. Ул Әҗмәкәй авылында балалары, оныкларының кадерле тәрбиясендә яши иде. Биш вакыт намазын калдырмады. Якыннарына һәрвакыт догада булды...

"Якты юл" газетасы хезмәткәрләре соңгы елларда аның һәр туган көненә бара иде. Соңгы 103 яшенә Гөлчәчәк Вәлиева белән Гөлназ Таипова барган иде. Ул бездән гыйнвар аенда гына бакыйлыкка күчкән Хәмит абый Мөхәммәтшин турында сорады. Аның вафат икәнен ишеткәч, елады, рухына багышлап дога кылды. Хәмит абый Фатыйма әбинең 100 яшендә аның турында мәкалә эшләгән иде.
Гомере буе фидәкарь хезмәттә, авылдашларына ярдәмчел булган ул. Урының оҗмахның түрендә булсын, Фатыйма әби. Аллыһы Тәгалә тар каберләреңне киң кылсын...
Фатыйма әби Мөхәммәтгарип кызының якыннарының кайгысын уртаклашабыз...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев