Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Тукай районындагы кебек Сабантуйны күргән юк иде әле»

Район күләмендә Сабантуе гөрләп узды. Бу көнне бәйрәмгә килгән hәркемнең кәефе күтәренке иде.  Тукайлылар hәм Сабантуй кунаклары бәйрәм турындаүз фикерләрен белдерде. Һәр җавап үзенчәлекле. 

Казаклар авылында яшәүче Гөлсинә Әхмәтшина:
– Мондый югары дәрәҗәдәге Сабантуй районда беренче тапкыр! Бәйрәм ямьле, бай эчтәлекле, биредә ничектер татар рухы, милләтпәрвәрлек сизелә. Без элеккеге буын кешеләре. Һавада очкан күгәрченнәр дә, самолетлар да безне сокландырды. Ирем Рәфкать күп еллар агроном булып эшләде, колхоз кырларыннан кайтып кермәде. Бәйрәмдә аның белән авыл хуҗалыгы техникасы йөрешен шаккатып карап утырдык. Бу күренеш яшь чакларга алып кайткандай булды...

Индиядән килгән кунак Прага:
– Мин Россияне яратам. Әле бирегә кунакка кайттым. Татарстан Республикасының милли бәйрәме Сабантуе миңа яхшы таныш. Менә үз күзләрем белән аны күрергә насыйп булды. Нәкъ менә Тукай районы Сабантуена күлүемә бик шат. Халык монда бердәм, дус, тату. Бүген район авыл хуҗалыгы алдынгыларын олылап хөрмәтли, икмәк кадерен белгән кешеләргә дан җырлый. Алдагы көннәрдә дә борынгыдан килгән, гүзәл тарихка ия бу бәйрәм югалмасын, ул дәвамлы булсын дигән теләктә мин.

Реклама

Башкортстанның атказанган артисты, җырчы Ришат Төхвәтуллин:
– Тукай районы Сабантуена мине район башлыгы Фаил Камаев чакырды. Моңарчы концертларымда тукайлыларның минем иҗатымны яратуын ишеткәнем бар иде. Бүген инде моңа тулысынча инандым. Район халкы минем төркемемне алкышларга күмде, безне җылы кабул итте. Мондагы кебек Сабантуйны әле күргән юк иде. Район җитәкчелеге бәйрәмне югары дәрәҗәдә оештырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X