Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында юл-патруль хезмәте машинасы велосипедчыны бәрдергән

Һәлакәт аркасында 21 яшьлек велосипедчының аяк балтыры имгәнгән һәм аны хастаханәгә озатканнар.

Татарстанның Тукай районында юл-патруль хезмәте машинасы велосипедчыны бәрдергән. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Һәлакәт бүген М7 трассасының 1066нчы чакрымында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, патруль автомобиле белән идарә итүче инспектор куркынычсызлык тизлеген сакламаган һәм юл кырыеннан барган велосипедчыны бәрдергән.

Һәлакәт аркасында 21 яшьлек велосипедчының аяк балтыры имгәнгән һәм аны хастаханәгә озатканнар.

Бу факт буенча министрлыкта тикшерү башланган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев