Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында узган тәүлектә Covid-19 авыруының бер яңа очрагы теркәлгән

Узган тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус авыруының уналты яңа очрагы ачыкланган. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Биш кешене хастаханәгә салдылар, унбер кеше өйдә дәвалана», — диде ул.

Авыручыларның өчесе 18 яшькә кадәрге, берсе 18-30 яшьтә, алтысы 30-50 яшьтә. Тагын дүрт кеше 50-60 яшьтә, калганнары алтмыш яшьтән өлкәнрәк.

«Узган тәүлектә ачыкланган яңа очракларның дүртесе читтән алып кайтылган, уникесе авыручылар белән якыннан аралашкан. Авыручыларның тугызы Казанда, дүртесе Яр Чаллыда, Азнакай, Әгерҗе, Тукай районнарында берәр кеше авыру йоктырган», — дип аңлатты Галимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев