Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында унсигезенче шәхси ферма төзелгән

Бу елда тагын шундый 20 кече ферма төзү планлаштырыла.

2019 ел Тукай районында шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү елы дип игълан ителгән иде. Ел ахырында унсигез гаилә 5 млн 800 мең сум күләмендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы субсидиясен алуы билгеле булды. Бу акчаларга 18 кече ферма төзелде. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад һәм эшкуарлыкны үстерүгә ярдәм итү буенча беренче урынбасары Айрат Хәбибуллин сүзләренчә, үз хуҗалыгында терлекләр тотучы авыл кешеләре өчен аеруча уңай проект булып кече ферма төзү программасы санала.

Аның кысаларында хуҗалар сөтчелек юнәлешендә кече фермалар төзүгә чыгымнар өлешен кайтару өчен субсидия алырга мөмкин. 2020 елда тагын шундый 20 кече ферма төзү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев