Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында шагыйрь Фәннур Сафин исемендәге әдәби премия булдырылды

19 нчы октябрь көнне Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов җитәкчелегендә , Республиканың күренекле әдипләре Тукай районында китап сөючеләр белән очрашып, мәктәпләрдә, мәдәният йортларында, китапханәләрдә төрле чараларда катнаштылар.

Язучылар һәркайсы үзләрен борчыган проблемалар хакында фикер алыштылар, иҗатлары белән якыннан таныштырдылар, тел һәм милләт язмышы хакындагы уйлары белән бүлештеләр. Бер төркем иҗат әһелләрен- Данил Салихов, Разил Вәлиев, Марсель Галиев, Госман Гомәр, Тәлгать Галиуллин, Рөстәм Галиуллин, Ләбиб Лерон, Эльмира Шәрифуллина, Фәйрүзә Мөслимова, Фәүзия Солтан, Рифә Рахман, Газинур Моратов, Вахит Имамов, Факил Сафин , Гөлзадә Сафиуллина , Ркаил Зәйдулла, Рифат Җамаллар белән үзебезнең район җирлегендә әдәби мәйданда очрашу , аралашу мөмкинлеге тудырган район башлыгы Фаил Мисбах улы Камаевка без бик рәхмәтле.

Бәйрәмебезнең икенче өлеше Энергетик мәдәният сараенда үтте. Районыбызның Күзкәй авылы җирлегендә туып үскән шагыйрь Фәннур Сафинның иҗатына багышланган «Җырымда юатырмын» дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә хис- тойгыларга үтә дә бай һәм бик җылы мохитта уздырылды.
Күңелләрдә озак сакланырлык, бай эчтәлекле чын әдәби манзара булды ул: кабат Фәннур Сафинның әдәби мирасына – күңел яктылыгы белән сугарылган шигърият дөньясына кайттык, иҗатының кайбер якларын үзебез өчен өр-яңадан ачтык. Танылган язучыларыбыз- Разил Вәлиев, Марсел Галиев, җырчы Гөлзадә Сафиуллиналарның Фәннур Сафин турындагы җылы истәлекләре күңелгә уелып калды. 
Фәннур Сафин – барыннан да элек, лирик шагыйрь. Аларның һәрберсендә замандашларының күңел кичерешләре, туган җир, табигать гүзәллеге турында уйланулар. Бу аның «Сез кемнәр?», «Күкчәчәк», «Чәчәк гомере», җыентыкларындагы шигырьләрендә аеруча сизелә. Шагыйрь туган ягы белән ихлас горурланган, аның табигатен яраткан.
Шагыйрьнең кайсы китабын алсаң да, шигырьләре җырлап тора. Шуңа күрә күп кенә танылган композиторлар аның шигырьләренә көйләр язганнар. Әйтик, «Бир кулыңны», «Хушлашырга ашыкма», «Җырымда юатырмын», «Бер елганың ике ярында», «Шәфкать туташы», «Ялгыз көймә», «Кал моңнарым булып» hәм башка җырларын популяр җырчылар да, hәвәскәрләр дә әле hаман яратып җырлыйлар. Иң мөhиме – аларны тамашачылар яратып тыңлый. Ни өчендер, аның күп җырларына моңсулык, тирән кичерешләр, уйланулар хас. Бәлки шуңа да халык онытмыйдыр бу җырларны, үз итә һәм янәдән аның иҗатына әйләнеп кайта. Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы тарафыннан алдан ук "Туган ягы-кешенең рухият чишмәсе" дип исемләнгән иҗади бәйге игълан ителгән иде , хөкемдарларга әдәбият сөючеләрнең йөзләгән иҗат эшләре тапшырылды. Шулар арасыннан иң- иңнәрне сайлап алу , әдәби бәйгегегә килгән эшләргә йомгак ясау , Чаллы язучылар берлеге Факил Сафин җитәкчелегендәге хөкемдарларга тапшырылды. Нәтиҗәдә: 7-12 яшьлекләр арасында 1 урын - Арсентьева Аделина Алексей кызы, 13-18 яшьлекләр арасында 1 урын -Сәхипгәрәева Язилә Айрат кызы, 19 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр арасында 1 урын Нәбиуллина Заһидә Мотыйгулла кызына бирелде.

Иң куанычлы мизгелләр, әлбәттә, Татарстан Язучылар берлеге һәм Тукай районы хакимияте тарафыннан Зимфира Насыйх кызы Исламовага "Язмыш аръягында кем көтә ?" китабы һәм туган як , табигать,туган авыл турында яктырткан әсәрләре ,балаларга ана телен, гореф-гадәт, милли йолаларны саклап,матур әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләгәне өчен Фәннур Сафин исемендәге әдәби премияне тапшыру тантантанасы булды.

Бәйрәм тантанасына килүчеләргә Фәннур Сафин иҗатына багышланган китап күргәмәсе, район тарихы, шәхесләре белән танышу мөмкинлеге дә бар иде. "Истәлеккә- култамга" исемле китап күргәзмәсе танылган әдипләребезнең култамгалары куелган китаплар белән тагын да баетылды.Бәйрәм тантанасында Алабуга һәм Түбән Кама үзәкләштерелгән китапханәләр системасыннан да вәкилләр катнаштылар.
Халык гаме, милләт гаме яши күңелләрдә. Заманалар үзгәреп тора, әмма без ышанабыз, телебезгә, китап укуга, авылларга булган караш та вакытлар узу белән үзгәрер. Үз телен, гореф-гадәтләрен, меңъеллык әдәбиятын, җыр-моңнарын саклап яшәгән милләт тарих төпкелендә югалып калмаячак.

Флүзә Сәлимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев