Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында “КАМАЗ” автомобиле йөк составы белән бәрелешкән

Авария кичә “Круглое поле” һәм “Никашновка” станцияләре арасындагы көйләнми торган тимер юл кичүендә булган.

Татарстанның Тукай районында “КАМАЗ” автомобиле йөк составы белән бәрелешкән. Бу хакта Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Авария кичә көндез “Круглое поле” һәм “Никашновка” станцияләре арасындагы көйләнми торган тимер юл кичүендә булган.

Авариядә зыян күрүчеләр юк, ягулык акмаган. 64 вагонлы состав поездының алгы өлешендәге юл чистарту җайланмасы ватылган.

Зараланган поездны “Круглое поле” станциясенә җибәргәннәр. Анда аның ватылган юл чистарткыч җайланмасын кисеп алганнар.

Авария урынында Биклән бистәсе янгын сүндерүчеләре эшләгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев