Тукай районында чаңгы базасы янындагы урманда бер ир-ат адашкан
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре бер сәгать дәвамында «Снежок» ял базасы янындагы Боровецкий урманы территориясен тикшергән.
Коткаручылар Татарстанның Тукай районында чаңгы базасы янындагы урманда адашкан ир-атны тапкан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Кичә көндез Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына «Снежок» ял базасы янындагы Боровецкий урманында 45 яшьлек ир-атның адашуы хакында хәбәр килгән.
Чаллы коткаручылары адашкан ир-атны бер сәгать эчендә табып, полицейскийларга тапшырган. Ир-атка медицина ярдәме кирәк булмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев