Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы Сабан туена Фирдүс Тямаев килә

Тукай районы тукайлыларны һәм килгән кунакларны татар халкының милли җәүһәре булган Сабан туена чакыра. Бәйрәм 17 июнь көнне 10.00 сәгатьтә, һәр елдагыча, Кызыл Байрак авылы яланында узачак.

Бәйрәмнең суперкунагы исә – татар эстрадасының танылган йолдызы Фирдүс Тямаев булачак. Аның белән элемтәгә кереп, Тукай районына нинди программа әзерләгәне белән кызыксындык. «Әлбәттә, яңа җырлар да алып киләм, шулай ук халык яратып өлгергән, һәр концертта сорый торган хитлар да булачак. Гомумән, Сабан туена без һәрвакыт аерым махсус программа әзерлибез. Тукай районы, Яр Чаллы шәһәре халкын исә аеруча яратам. Шуңа күрә тамашачыга мәхәббәтемне аңлатучы җырлар да яңгыраячак», – диде Фирдүс газета хәбәрчесенә.

Сабан туеның әзерлек барышы, нинди яңалыклар буласы хакында иртәгә «Якты юл» газетасыннан укыгыз.

0+

 

Фото Фирдүс Тямаевның ВКонтакте челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев