Тукай районы Мәләкәс авыл җирлегендә яшәүчеләрнең 34 проценты тавыш бирде
Мәләкәс авылы җирлегендә халык үзара салым референдумында активлык күрсәтә. Мәләкәс, Яңа Ерыклы, Калинино, Куаклы авылларында яшәүчеләрнең 34 проценты тавыш бирде .
Мәләкәс авылында гомер итүче 79 яшьлек Михаил Самойлов иртәннән бирле сайлау участогында. Күренеп тора - үзара салым программасын ул яхшы өйрәнгән:
- Былтыр, мәсәлән, үзара салым акчасын 300 сумнан җыйдылар. Хөкүмәт акчасын да кушкач, 2 миллионга якын булды. Ул урамнарны яктыртырга җитте, парк территориясен койма белән әйләндереп алдылар. Мәләкәс hәм Яңа Ерыклы авылларында юллар ясадылар. 2016 елда үзара салымнан җыелган акчага МТЗ-80 тракторы сатып алган иделәр. Бик кирәк иде ул, хәзер урамнарны чистартуда, чүп җыюда проблема юк. Шулай булгач, ничек референдумда катнашмыйсың инде? Киләсе елда да шул эшләрне дәвам итәсе бар бит. Җитәкчеләр мин яшәгән Үзәк урамны да карарга вәгъдә итә. Бездә балалар да күп, алар өчен балалар мәйданчыгы төзесәләр дә бик әйбәт булыр иде.
Үзара салым авыл халкының проблемаларын хәл итүнең отышлы алымы. Биш ел элек кабул ителгән республика программасы үзен аклый, гражданнар бүген аның мөмкинлекләреннән тулысынча файдаланырга тырыша. Шуңа күрә елга бер тапкыр җыела торган акча күләмен арттырырга да кешеләр үзләре тәкъдим итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев