«Тукай районы халкы эшчән дә, булдыклы да»
Мәләкәс авылында халык җыены 22 гыйнвар көнне узды. Әлеге җирлектә бу инде икенче очрашу. Беренчесе Иске Җирекледә үткән иде. Икесендә дә район башлыгы Фаил Камаев катнашты.
Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы Валентин Артемьев чыгышыннан күренгәнчә, җирлекнең социаль-икьтисадый ягы тотрыклы. Авылны төзекләндерү, яшәү шартларын яхшырту буенча саллы эшләр башкарыла. Урамнарны төзекләндерү, нигездә, үзара салым хисабына башкарыла. Урамнар якты, төзек. 2018 елда районга төрле программалар буенча 1 млрд 31 млн сум капиталь салымнар кертелгән. Акча юллар, социаль объектлар төзелешенә, су кертүгә тотылган. Әлеге сумманың 15 процентыннан артыгы Мәләкәс авыл җирлегенә туры килә. Атап әйткәндә, Иске Җирекле авылында ачылачак балалар бакчасы hәм парк төзелешләренә. Җирлекнең үзәге булган Мәләкәстә быел мәдәният йортын реконструкцияләү планлаштырыла. Быелга планнар белән уртаклашканда Фаил Камаев районның икътисадый хәленә тукталды.
«Узган ел Тукай районында җитештерелгән тулаем продукция күләме 42 млрд сум тәшкил итте. Без авыл хуҗалыгы районнары арасында беренче урында, шәhәр hәм районнар арасында дүртенче баскычта. Бу күрсәткечкә, әлбәттә, эре җитештерү предприятиеләребез булу, районның унайлы урында – Чаллыга якын урнашуы да йогынты ясый. Җитештергән товарны сатарга җиңел. Ә иң мөhиме – эшчән, булдыклы халык яши бездә», – дип билгеләп үтте ул чыгышында. Район быел да үсеш темпларын киметмәячәк. Юллар яңартылачак, социаль объектлар саны артачак. Су, газ үткәрү мәсьәләләре актуаль.
– Районда газлаштыру 60 процентка гына үтәлгән. Бу соңгы елларда интенсив төзелеш алып барылу белән бәйле. Шулай ук районның төньяк-көнчыгыш өлешендә югары басымлы газ челтәре булмавы да бу эшне тоткарлый, – диде Фаил Камаев.
Җыенда Мәләкәс авыл җирлегенә су кертү проблемасына аерым тукталдылар. Мәләкәс яныннан Яр Чаллы – Әлмәт су трассасы уза. Планда – Мәләкәс hәм Иске Җирекле авылларын шуның аша тәэмин итү. Мәләкәслеләр әлеге суның сыйфатына карата икеләнүен белдерә. «Бәтке коммуналь челтәрләре» директоры Григорий Петров сүзләренә караганда, суның сыйфаты яхшы, гомумән, бу проект отышлы. Әмма Мәләкәс hәм Иске Җирекле авылларында аны тормышка ашыру өчен 32 млн сум акча җитми. Сүзгә кушылып, район башлыгы Фаил Камаев акча табарга ярдәм итәргә ышандырды.
Авыл хуҗалыгы тармагына килгәндә, җирлектә «Ханов», «Фәррахов», «Миңнеханов» хуҗалыклары табышлы эшли. Фаил Камаев бу юлы да «Тимерхан» хуҗалыгының басулары торышыннан канәгатьcезлек белдерде. Районда авыл хуҗалыгы җирләрен тиешенчә файдалану турында сүз бара. «Ә Хәйруллинар җирне әрәм итә, кадерсезли», – диде ул.
Җирле эшмәкәрләр үзләре очраган кыенлыкларга да тукталды. Әйтик, «Россельхозбанк»тан кредит алу кыенлыгы: документлар күп җыярга кирәк, hәркайсына нотариус рөхсәте булу шарт. Үзебезнең бюджет оешмаларыннан тыш, Россия төбәкләренә дә бәрәңге сатучы Минталип Миңнеханов Чаллы сәүдә үзәкләренә продукция урнаштыруның авырлыгын искәртте: анда эшмәкәрләр белән санлашмыйлар, үз кубызларына биетәләр, диде ул. «Тик аңа карап эшне туктатып булмый, тырышырга туры килә», – дип өстәде.
Мәләкәстә яшәүчеләр район башлыгы – җирле депутат алдында үз проблемаларын кузгаттылар. Күп балалы Павловлар гаиләсе үзләренә тиешле җир участогын Мәләкәстә алып булмас микән дип кызыксынды. Аларның Бикләнгә күчәсе килми. Җавап итеп, Фаил Камаев моңа каршы түгеллеген белдерде. Тик гаиләләргә җир федераль закон нигезендә бирелә, шуңа күрә аның шартларын җентекләп өйрәнергә кирәк дип киңәш итте.
Җыенда үзара салым турында да сөйләштеләр. Мәләкәс халкы жыелган акчага дәүләттән 4 тапкыр арттырып бирелә торган программага карата уңай фикердә. Аның файдасын таныйлар. Авыл активистлары быел да бу акчаны вакытында җыярга чакырдылар, бу – авылының төзек булуына тагын бер шарт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев